«Әнием, мин бүген ашамадым», - дип кайтып керде беркөнне кызым мәктәптән. Шайтан гына икән, тагын карточкамны тикшерергә онытканмын бит, әле акча салып кергән генә идем, кай арада беткән диген? Баламның биш дәресен ач килеш укып чыгуында бары үзем гаепле. Яңа система буенча, хәер, бигүк яңа да түгелдер, баланың туклануы өчен...