Бакырчыга командировкага барасыбыз булса, иң әүвәл, күз алдына юллары килеп баса иде. Бигрәк тә, яз, көз айларында. Классташым Фәнзилә шушы авыл кешесенә кияүгә чыкты, аның хәлләрен белергә шалтыраткач, юлларыгыз ничек соң, дип сорамыйча калмый идем. «И, сорама да инде син, пычракка батып үләбез», - дип кенә җавап бирә иде ул.