Яшәмбе көнне кояш ал нурларга төренеп баеды. Мондый искиткеч манзараны күптән күзәткән юк иде инде. Шуңадыр, әлеге гүзәллекне бик күпләр күреп, соклануларын яшерә алмыйча тизрәк фотога төшереп башкалар да мәхрүм калмасын, дип, социаль челтәргә куярга ашыкты.