Яшел Үзән

15 октябрь 2015 яңалыклары

  • 15 октябрь 2015 - 13:16
    “Яшел Үзән” газетасы сайты фотобәйгегә фотолар кабул итүне дәвам итә
    Хөрмәтле газета укучылар һәм сайтыбызга игътибарлы булучылар! Фотобәйгеләрдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм "Тәрәз төбем" дип аталган чираттагы бәйгегә фотолар кабул итүебезне дәвам итәбез. Әмма шуны әйтәсебез килә: бүлмә гөлләре янында үзегез булсагыз тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки бүлмә гөлләре рәсемен хәзер теләсә нинди чыганактан алып куеп була,...
    1006
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 12:50
    Яшел Үзәндә ТР Президенты программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыклары нихәлдә
    - Бүгенге көндә безнең районда президент программасы буенча төзелгән 14 спорт мәйданчыгы эшли. Көндезге өчтән алып кичкә кадәр барлык мәйданнар төрле яшьтәге балалар белән тулы. Шуңа күрә алар буш тора, дип әйтү дөрес булмас иде. Яшьтәшләре белән матч уйнар өчен балаларның чират торуы еш күренеш, - дип яшьләр эшләре һәм...
    1208
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 11:38
    Яшел Үзәндә компьютер дизайны курслары ачылды
    Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы базасында "Компьютер дизайны" программасы буенча төркем ачылды. Анда эшен югалаткан, кыскартуга эләккән 9 эшсез яшел үзәнле укый. Ике ай буе алар компьютер дизайны буенча иң күп кулланыла торган программаларны - Corel Draw, Adobe Photo Shop, Adobe Page Maker...
    831
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 10:49
    Яшел Үзән шәһәрендә Яшь педагоглар клубы эшли
    Аның чираттагы утырышы әле күптән түгел генә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачкан "Киләчәк" балалар бакчасында булды.
    889
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 09:41
    Балаларга кайткан, өлкәннәргә - юк
    Гадәттә грипп белән авыручылар саны ноябрь башларында артып китә. Узган ел бу авыру белән Яшел Үзәндә 12 гыйнвардан 1 мартка кадәр күп авырганнар. Гадәттә поликлиникаларга ОРВИ , ОРЗ белән мөрәҗәгать итәләр. Грипп диагнозын бары тик анализлар биргәч кенә куялар. Яшел Үзәндә бу мәкерле авыруга каршы әзерлек тулы куәтенә бара. Район...
    523
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 07:39
    Яшел үзәнлеләрнең Мөнир Рахмаев сөйгәненең исемен беләсе килә
    Күптән түгел җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмында аның бер кыз белән кочаклашып басып тора торган фотосүрәтләр барлыкка килде. Моңа ул үзе комментарий биргән. "Мәхәббәтсез кеше - үле кеше . Күпме кеше яши сөюсез? Яшәп була, ләкин мәхәббәтсез... Яшәүләре генә бик авыр ... "Мәхәббәтсез яз да булмый", диләр. Мин дә бит кеше....
    1210
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 07:26
    Яшел Үзән районы башкарма комитетында үзгәрешләр дәвам итә
    Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятендә матбугат хезмәте статусы югарырак күтәрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең хәзер иҗтимагый элемтәләр буенча киңәшчесе булачак. Комитет җитәкчесе Сергей Егоров моны массакүләм мәгълүмат чараларының абруе тагын да югары күтәрелүе һәм "электрон кыр"ның тагын да артуы белән аңлата.
    840
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 06:36
    Ун көн эчендә “Яшел Үзән”гә арзанрак бәядән язылып кал!
    Хөрмәтле газета укучылар, көзге салкыннар башланып, күңелләребез кырыслана, үзебез рухи рәвештә кышка әзерләнә генә башлаган идек, табигать тагын безгә җылы көннәр, шуның белән бергә җылы хисләр бүләк итте. Табигать кенә түгел, барлык хезмәтләр дә шушы хисләрне озаккарак сузу өчен төрле мәрхәмәтле акцияләр уздыра. Россия почтасы газета-журналлар укучыларга шундый игелекле ункөнлек...
    503
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 05:45
    Яшел Үзән районы социаль ярдәм бүлегендә яңа җитәкче
    Билгеләнү 5 октябрьдә ТР Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән социаль яклау бүлегенә җитәкче итеп Гүзәлия Наил кызы Нуриева билгеләнде.
    856
    0
    0
Реклама