Яшел Үзән

14 октябрь 2015 яңалыклары

  • 14 октябрь 2015 - 10:50
    Яшел Үзән районы игенчеләре арасында кайсы хуҗалыклар алда бара
    Беренчеләр рәтендә "Табигать байлыклары" (гектарыннан 14,6 ц), "Заволжье" ВЗП ААҖ (27,6 ц), "Күгәй" күмәк хуҗалыгы (22 ц). Иң соңгылары рәтендә Бишнәнең "Заволжье" ААҖ бүлекчәсе, алар гектарыннан 11 центнер уңыш җыеп алды. Бүген дә кырда эш туктамый. Көнбагыш җыю бара, ул 3100 гектарны тәшкил итә. Уңыш гектарыннан 13,8 центнер чыга. Кукуруз...
    700
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 10:09
    Яшел үзәнле Рәшит Сабировның юбилее үтте
    Шушы көннәрдә якташыбыз, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остазы Рәшит Сабиров юбилеен Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында билгеләп узды. Рәшит Сабиров... Аның исемен әйтү белән күз алдына сәхнәдә басып торган төз гәүдәле, аһәңле тавышлы, үзеннән затлылык бөркелеп торган артист килеп баса. Җитди классик репертуар булсынмы, юмор сөйләсенме, ул барысын да...
    1165
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 09:49
    Син сүләмә, Нияз, ерла гына
    «Чистайда Нияз Җәләловның концерты булырга тиеш иде, әмма ни өчендер концерт булмый, диделәр. Төгәл кайчан буласын Нияз Җәләловның үзеннән белешә алмассыз микән?» дип мөрәҗәгать итте безгә Чистайда яшәүче укучыларыбыз. Тугры укучыларыбызның гозерен үтәп, Нияз Җәләловның үзе белән элемтәгә кердек. - Чистайдагы концерт билгеле бер сәбәпләр аркасында февральгә күчерелде, - дип...
    787
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 09:34
    Алдынгылар рәтендә Яшел Үзән районы юк
    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин белән сөйләштек. -Таһир Галимҗанович, ел җиңел булмады. Инде соңгы биш елда авыл хуҗалыгы авыр шартларда эшли. Быелгы елны нинди уңышлар белән төгәлләп киләсез? Һәм ни өчен алдынгы районнар исемлегендә Яшел Үзән күренми? -Авыл хуҗалыгы җиңел тармак...
    815
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 08:41
    Яшел Үзәндә бандитлар суд каршына баса
    ТР Югары судына Васильево бистәсендә 80нче елларда оешкан "Мольковские" җинаятьчел төркеменең эше җибәрелде. Аларның кылган җинаятьләре нигездә бистә эчендә территория бүлүгә бәйле булган. Банданың җитәкчесе һәм берничә әгъзасы хөкем итү урыннарында утыра инде (Владимир Мольков каты режимдагы колониягә 22 елга утыртылган). Республика прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, бу юлы суд каршына Алексей...
    742
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 06:47
    Яшел Үзән районында Каюм Насыйри мәчете торгызыла
    Яшел Үзән районында халык акчасына татар халкының бөек мәгърифәтчесе акчасына салынган борынгы мәчет яңадан торгызыла. Әмма моның өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә, шуңа күрә эш акрынлык белән бара. Әмма бара бит. Миңа калса, мәгърифәтче авылдашларының игелекле эше турында барлык кеше дә белеп бетерми, югыйсә, республика халкы, предприятиеләр бу матур...
    753
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 05:55
    Яшел үзәнлеләрне ноябрьдә ике өстәмә ял көтә
    4 ноябрьдә Россия халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы конституциясе көне. 3 һәм 5 ноябрьләр бәйрәм көне алды булу сәбәпле, эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының матбугат хезмәте.
    743
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 05:31
    Мактаулы исем белән котлыйбыз
    Илебез суднолар төзү тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең 1нче цех кисүчесе Андриянов Олег Николаевичка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 04:20
    Олы Яке әбиләре оныкларына үрнәк
    Картиаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да... Көз. Октябрь ае бәйрәмнәргә ай. Өлкәннәр көне дә шул айда бит. Салкынча һава. Шулай да, бәйрәм икәнлеген белдереп, кояш нурлары сибә. Олы Яке авыл җирлегендә урнашкан "Чулпан" балалар бакчасында зур бәйрәм. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әбиләрен кунакка чакырганнар. Әбиләр бәйрәмгә ашыгалар. Ә балалар әбиләрен...
    763
    0
    0
Реклама