Яшел Үзән

16 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 16 сентябрь 2015 - 12:54
    Мошенниклар остара
    Өч көн эчендә генә дә дүрт яшел үзәнленең банк картасыннан 22 мең сум акчасы югала.
    487
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 11:29
    Декрет акчалары һәм "больничныйлар" ник тоткарлана?
    Соңгы араларда редакциягә: "Икенче ай инде декрет акчасы тоткарлана яки "больничный" ала алмыйм", - дип борчылып шалтыратучылар артты. Эш бирүче оешмалар Иминият фондыннан сорагыз, дип әйтәләр икән. Аларның җаваплылыкны үз өсләреннән төшерүе аңлашыла, июль аеннан Татарстанда декрет акчасы һәм пособиеләр яңача күчерелә башлады.
    1684
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 10:47
    Яшел Үзән районында янгыннан килгән зыян суммасы - 200 000 мең
    14 сентябрьдә Васильевода бакча йортында янгын чыга. Янгын сүндерәчеләр килгәндә өй инде ут эчендә була, тирә-күрше йортларга куркыныч янамый.
    1248
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 09:38
    Корбан гаете көнне бәйрәм намазы кайчан укыла?
    Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корбан чалу, бәйрәм намазы белән бәйле кайбер сорауларга ачыклык кертә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.
    1802
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 08:34
    Газетага языл да, бүләк от
    Хөрмәтле райондашларыбыз, «Яшел Үзән» газетасына язылу дәвам итүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез.
    2098
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 07:15
    Фатирыңа кереп тә талыйлар
    Берәүнең фатирына кереп, пычак белән янап, муеныннан кулон белән алтын чылбырын һәм бер бутылка аракы алып чыккан. Зыян суммасы - 10050 сум. Элек хөкемдә булган, 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар.
    837
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 06:08
    Яшел Үзәндә 26 яшьлек кызны машина бәргән
    11 сентябрьдә 69 яшьлек машина йөртүче Татарстан урамыннан барганда 26 яшьлек кызны тиеш булмаган урыннан чыгып барганда бәрдерә. Нәтиҗәдә төрле җирдә тәне җәрәхәтләнгән кызны Яшел Үзән дәваханәсенә китерәләр.
    1251
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 06:04
    Яшел Үзән инкассаторына җәзаны йомшартырга мөмкиннәр
    Җинаять эшенең күләме 9 том тәшкил итә.
    935
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 05:03
    Көндезге сәгатьләрдә 16-21 градус җылы булачак
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана, яңгырлар көтелә.
    871
    0
    0
Реклама