Васильевоның Тукай урамында «Дэу-Нексия» автомобилен йөртүче, юл тизлеген арттырып, җәяүлене бәрдереп эздән югалган. Эзләүләр нәтиҗәсендә автомобиль Солнечная урамында табылган. 54 яшьлек хатынның ике боты да сынган. Аны шок хәлендә дәваханәгә китергәннәр.