Кай арада гына җәй үтеп тә китте: тагын ике атнадан мәктәпкә! Яшел Үзән урамнарында бала-чагалар күбрәк күренә башлады, лагерьлардан, авылларыннан, дәү әниләре яныннан, шәһәргә кайтты алар.
Каникулда иркендә юл йөрү кагыйдәләрен дә оныта башлаганнар. Әнә, мәктәп укучыларының көпчәк астына керүләре турында хәвефле хәбәрләр ишетелеп тора.