Яшел Үзән

20 август 2015 яңалыклары

  • 20 август 2015 - 13:28
    Яшел Үзән районы кешесе автоинспекторга ришвәт биргәндә тотылган
    49 яшьлек Яшел Үзән районында яшәүче бер кеше ЮХИДИ инспекторына ришвәт биргәндә тотылды. Суд аны 30 000 сумга штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    1298
    0
    0
  • 20 август 2015 - 13:00
    Мәрхәмәтле эшләр өчен – яраткан йөрәкләрдән
    Яшел Үзән ЗАГСы фойесында «Мәрхәмәтле эшләр өчен - яраткан йөрәкләрдән» хәйрия акциясе логотиплары ябыштырылган куб куелды. Акциянең максаты - Татарстан Респуб­ликасы балалар хосписы пациентларына ярдәм итү.
    1328
    0
    0
  • 20 август 2015 - 11:15
    ЧАКЫРУ
    Чал тарихлы Мулла Иле авылына нигез салуына 775 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган «Авыл бәйрәме»нә авылдашларны, якташларны 22 август көнне 13.00 сәгатьтә мәдәният йортына көтеп калабыз.
    636
    0
    0
  • 20 август 2015 - 10:30
    Үрнәк булмаса да, үземнеке
    Без чират торганда таныштык. Дус кызларым белән кинога дип килгән идек, касса янында таптанып торган егет аягыма китереп бас­канны сизми дә калдым. Иптәш кызларым аны әле бүген дә өнәми.
    1298
    0
    0
  • 20 август 2015 - 09:44
    Интернетта Динә Гарипова кияү егетенең ФОТОсы чыкты
    Узып баручы җәйдә никах укытып, кияүгә чыгып йөрүче Динә Гарипованың ире турында мәгълүмат бик аз булды. Ниһаять, кияү егетнең кечкенә генә булса да фотосы челтәрдә таралды.
    1396
    0
    0
  • 20 август 2015 - 08:00
    Яшел Үзәндә котыру авыруына каршы прививкалар ясыйлар
    Республикада котыру авыруларын кисәтү буенча ике айлык игълан ителгән иде.
    1321
    0
    0
  • 20 август 2015 - 07:15
    Олы Шырдан яңа медпунктлы булды (фоторепортажның 1нче өлеше)
    Яшел Үзән районы Олы Шырдан халкын шатландырган вакыйга - фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Мәртәбәле кунакларның җылы сүзләре авыл кешеләре өчен оештырылган бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бу турыда тулырак язманы газетабызның 25 август санында күрә алачаксыз.
    1855
    0
    0
  • 20 август 2015 - 06:11
    Балалар бакчасы янында шартлаткыч табылган
    Чәршәмбе Яшел Үзәннең Бакый Урманче урамындагы "Чишмә" балалар бакчасы янында кулдан ясалган шартлаткыч табылган.
    677
    0
    0
  • 20 август 2015 - 05:26
    Лев Дуров вафат...
    Мәскәүдә 20 августка каршы төндә Лев Дуров вафат булган. Актер соңгы ике атнада хастаханәдә иде.
    650
    0
    0
  • 20 август 2015 - 05:16
    Яшел Үзәндә болытлы һава торышы хакимлек итәчәк
    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә.
    2249
    0
    0
Реклама