Яшел Үзән

17 август 2015 яңалыклары

  • 17 август 2015 - 12:12
    Әни кеше өч баласын ачлыктан интектергән
    Өч кыз баласын әни кеше өйдә үзләрен генә бикләп калдырган. Сабыйларның иң кечкенәсенә әле яшь ярым гына.
    832
    0
    0
  • 17 август 2015 - 10:50
    Яшел Үзәндә - бер төркем язучылар
    Горький исемендәге мәдәни үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары Марат Әмирханов, Эльмира Шәрифуллина һәм Юныс Сафиуллин белән очрашу булды. Язучылар укучыларга иҗатларындагы соңгы казанышлар турында сөйләсә, китап сөючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
    902
    0
    0
  • 17 август 2015 - 09:09
    Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган?
    Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң?
    888
    0
    0
  • 17 август 2015 - 07:35
    Яшел Үзәндә төзелгән корабль җиңде
    Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында Каспий флотилиясе өчен төзелгән "Град Свияжск" кече ракета корабле "Каспий кубогы -2015" халыкара ярышларда җиңү яулады.
    0
    0
    0
  • 17 август 2015 - 06:30
    Чишмәле-җырлы бәйрәм (фоторепортаж)
    Чишмә бәйрәме эстафетасы Кармышка барып җитте. Шимбә көнне авылда җыр-биюле, уен-көлкеле Чишмә бәйрәме гөрләде. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган бәйрәмгә Урысбага, Күгеш, Норлат, Күгәй кебек тирә-күрше авыллардан да килүчеләр шактый иде. Ел буе көткән чарада халкыбызның йөзек кашы, чишмә челтерәведәй моңлы тавышлы җырчыбыз - Хәния Фәрхинең катнашуы тагын да ямь...
    827
    0
    0
  • 17 август 2015 - 05:12
    Яшел Үзәндә яңгыр явуы көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген 17 августта болытлы һава торышы саклана. Көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Бүген уртача һава температурасы 16-18 градус булачак.
    3
    0
    0
Реклама