Яшел Үзән

14 август 2015 яңалыклары

  • 14 август 2015 - 11:54
    Татарстанда 14 яшьлек укучы кыз бала «Контакт»та BMW откан
    "ВКонтакте" иҗтимагый челтәрендәге популяр бер группада бик зур приз уйнатканнар. Аның җиңүчесе булыр өчен бары "репост" ясарга һәм берләшмәгә язылырга гына кирәк булган.
    711
    0
    0
  • 14 август 2015 - 11:30
    Яшел Үзән районында исерек машина йөртүче аркасында 19 яшьлек кыз зыян күргән
    Осиновоның Садовая урамында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет исерек хәлдә булып, йөрү тизлеген арттырган һәм юл кырыеннан барган 19 яшьлек кызны бәрдергән. Аяклары сынган кызны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
    1388
    0
    0
  • 14 август 2015 - 10:11
    Җитеш тормышта яшәү өчен аена күпме акча кирәк?
    Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак.
    1067
    0
    0
  • 14 август 2015 - 09:25
    Минтимер Шәймиев – Зөя утравында (фоторепортажның 2нче өлеше)
    Зөя утравында зур тантана узды. Музей ачылышында Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнаштылар. Тулырак - киләсе саннарның берсендә.
    1082
    0
    0
  • 14 август 2015 - 07:47
    Яшел Үзән районында ут булмый
    Свияжск РЭСы үзенең ремонт эшләрен дәвам итә.
    2
    0
    0
  • 14 август 2015 - 07:05
    Яшел Үзәндә киләсе уңышка нигез салына
    2016 елда Яшел Үзән районының 12281 гектар мәйданга иген үстереләчәк, шул исәптән 8692 гектар көзге бодай, 2597 гектар көзге арыш, 992 гектар тритикале. Беренчеләрдән булып чәчүгә "Заволжье" ширкәте чыкты.
    0
    0
    0
  • 14 август 2015 - 07:01
    Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә
    Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.
    641
    0
    0
  • 14 август 2015 - 06:22
    Яшел Үзәндә рок-фестиваль
    15 августта Яшел Үзәннең "Авангард" стадионында "Алга атлар өчен урын" дип аталган рок-фестиваль була. Оештыручылар аны ел саен үткәрәчәкбез, диләр.
    1521
    0
    0
  • 14 август 2015 - 06:18
    Татарстанга яңгырлар килә
    Бүген һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.
    1560
    0
    0
Реклама