Яшел Үзән

13 август 2015 яңалыклары

  • 13 август 2015 - 13:46
    Минтимер Шәймиев – Зөя утравында (фоторепортажның 1нче өлеше)
    Зөя утравында зур тантана узды. Музей ачылышында Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнаштылар. Тулырак - киләсе саннарның берсендә.
    467
    0
    0
  • 13 август 2015 - 12:56
    М.Җәлил исемендәге лагерьда «Открытка» акциясе узды (фоторепортаж)
    Бүген Яшел Үзән муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында "Президент белән бергә" яшьләр иҗтимагый агымы тарафыннан оештырылган "Открытка" акциясе үзды. Әлеге чарада ял итүче балалар бик теләп катнашты, чөнки һәрберсе үзе ясаган рәсеме аркылы республикабызга булган җылы мөнәсәбәтен белгертте. Бу турыда газетабызның киләсе саннарның берсендә күрә алачаксыз.
    1352
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:12
    Авыл хуҗалыгында бүген иң кызу көннәр – урак өсте
    Районыбыз кырларында да комбайн-трактор гөрелтесе ишетелеп тора. Бүгенге көнгә 7740 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылды, бу барлык мәйданнарның , кукуруздан тыш 48 процентын тәшкил итә. 17105 тонна бөртекле суктырып алынды. Уңышның чыгышы гектарыннан - 22,1 центнер.
    602
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:05
    Яшел Үзәндә төзелгән корабль җиңде
    Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында Каспий флотилиясе өчен төзелгән "Град Свияжск" кече ракета корабле "Каспий кубогы -2015" халыкара ярышларда җиңү яулады.
    1895
    0
    0
  • 13 август 2015 - 09:00
    Ике баланың янып үлүендә кем гаепле: җинаять эше кузгатылды
    Кичә, 12 августта, Казанның Идел буе районы Имәнлек урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы, бүлмәдә үзләре генә калган ике баланың вафат булуы, берсенең янгын сүндерүчеләр тарафыннан коткарылуы хакында хәбәр ителгән иде. Фаҗигале хәл турында тулырак мәгълүмат пәйда булды.
    1483
    0
    0
  • 13 август 2015 - 08:15
    Яшел Үзәндә ресурс үзәге ачылды (фоторепортажның 2нче өлеше)
    Кичә Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачылды.
    1357
    0
    0
  • 13 август 2015 - 07:17
    Күгәй егете Динар Әдиятуллин - җиңүче!
    Россия күләмендә WorldSkills стандартлары буенча уздырылган эшче һөнәрләре бәйгесендә үз куллары белән винтлы баскыч элементын ясап III урынга лаек булган Күгәй егете Динар Әдиятуллинны бу җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
    1349
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:26
    Норлат балалар йорты – зональ турда иң яхшысы дип табылды
    ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы уку йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Шул максат белән Татарстанның 200дән артык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә булды.
    1421
    0
    0
  • 13 август 2015 - 05:17
    Яшел Үзәндә 25 градуска кадәр җылыта
    Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә - 8-13, көндез 25-27 градус җылы булачак.
    0
    0
    0
Реклама