Яшел Үзән

28 июль 2015 яңалыклары

  • 28 июль 2015 - 11:52
    Алинә Давыдова "Салават" театрына ничек эләккән
    "Салават Зәкиевич үзе чакырды. Әмма бер шарт белән: укуны да, эшне дә берьюлы алып бара алсам гына. Мин шатланып риза булдым, шартына күндем", дип сөйләгән Алинә "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә. "Салават абый төркеменә килгәндә, микрофонны ничек дөрес тотасын да белми идем. Остазым: «Микрофон ул - үзе бер сәнгать», - дия...
    1254
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 11:04
    Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәреннән
    Узган атнада 495 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 6 машина йөртүчене исерек килеш тотканнар. 73 очракта матди зыян килгән, 4сендә кешеләр имгәнгән. Срогында штрафын түләмәгән өчен 3 кешегә - арест, 3сенә штраф салынган. Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында "Дэу" автомобилен йөртүче 49 яшьлек ир машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, "Киа" автомашинасы...
    1292
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:41
    Төп максат – Яшел Үзән гүзәллеген бөтен дөньяга күрсәтү
    Яшел Үзәндә шәһәр фотографияләре бәйгесе башланды. Идея "Татарстан инициативалары картасы"ннан алынды, ә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Александр Тыгин бу идеяне күтәреп алды. Бәйгене оештыручылар төрле кешеләр тарафыннан төшерелгән фотографияләрне бергә җыеп, зур күргәзмә оештырырга җыена. Моның өчен фотоны "Вконтакте" стенасында яки Instagramда #любимыйзеленодольск хэштегы белән эләргә кирәк, фото автоматик...
    1271
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:38
    Исерек йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән
    Юл-транспорт һәлакәте кичә төнге сәгать 1 тулып киткәч була. Казанда 43 яшьлек ир-ат ике җәяүлене бәрдергән. "Грейт Вол" автомобиленең Зур Кызыл урам ягыннан Батурин урамы буенча Ленин дамбасына таба баруы ачыкланган. Ул идарәне югалта һәм җәяүлеләр юлына чыгып,егет белән кызны бәрдерә. Җәяүлеләрнең икесенә дә 21 яшь. Шуннан соң автомобиль тимер...
    1243
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:27
    Явым-төшемнәр көтелми
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 28 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә - 10-15, көндез 23-28 градус җылы булачак. Яшел Үзәндә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә температура -13-15, көндез - 25-27 градус җылы булыр,...
    1249
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:24
    Мобиль телефоннар кешенең рак күзәнәкләрен уята
    Азык-төлек милли университетының (Украина) фәнни эшләр авторлары чыбыксыз корылмалар кеше сәламәтлегенә зыянлы, дип раслый. Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: чыбыксыз корылмалар -гаджетлардан һәм вай-файлардан чыккан нурлар кешенең матдәләр алмашын боза. Яңа ачыш авторлары телефон һәм гаджетлардан озак файдаланганда кешедә онкология авырулары барлыкка килә, дип бара. Бу хәбәрне "События" агентлыгы тарата.
    1282
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 07:44
    Яшел Үзән табиблары тагын иң яхшылар рәтендә
    Табибларның бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Россиянең төрле тәбәкләреннән барлыгы 577 эш тикшерелгән. "Иң яхшы авыл табибы" номинациясендә Норлат участок дәваханәсенең баш табибы җиңеп чыккан. Котлыйбыз!
    1286
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:23
    Бакырчы көтүен “Яшел Үзән” алып кайтты (фоторепортаж)
    Бакырчыда көн чыбыркы тавышы белән башланса, салют белән төгәлләнде. "Яшел Үзән" газетасы хәбәрчеләре Чәкчәкләргә көтүне тупларга һәм авылга алып кайтырга булышты, кич Мөнир белән биеп, салютка сокланырга мөмкинлек булды. Шул арада фоторепортаж ясарга да өлгердек. Кыскасы, бакырчылар әйтмешли, чая инде үзебез! Рәхәтләнеп карагыз! Афәрин, Чәкчәкләр!!!
    1311
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:09
    Бакырчы көтүен Чәкчәкләр көтте
    Бакырчы көтүен Чәкчәкләр көтте Гомереңдә беренче тапкыр көтү көтәргә бару һәркемнең хәтерендә озак саклана. Ә кулдашларың радио ди-джейлары булса, көтү көтү әле шактый күңелле эшкә дә әверелә. Бүген «Intertat.ru» хәбәрчесе «Болгар» радиосы ди-джейлары белән көтү көтте. «Болгар» радиосының «Чәкчәк шоу» иртәнге тамашасын өч ел дәвамында тыңлаучылар яратып өлгерде. Җитмәсә, алар...
    1346
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 05:55
    Ике ир кешене аю чәйнәп үтерә
    "Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр итәнчә, Зәй урманында ике ир кешене аю талап үтерә. Аларның гәүдәләре урман аланында табыла, бер ир кешенең хәтта аяклары гәүдәсеннән аерым яткан була. Аюдан бары тик атып кына котыла алалар. Быел урман хайванының кешеләрне шулай газаплавы беренче очрак. Ни өчен аю кешеләргә ташланган, әлегә билгесез. Бу...
    1266
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 05:52
    Казанда кабат базарда янгын чыккан
    Казанда Чехов базарында янгын чыккан. Сәбәпләре тикшерелә. Янгын турында хәбәр кизү бүлегенә бүген иртән 5:46 сәгатьтә килеп ирешә. "Гадәттән тыш хәл булган урынга Казан гарнизоны көчләре җәлеп ителде - барлыгы 12 берәмлек техника", - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Бер катлы бинаның азык-төлек куелган агач...
    572
    0
    0
Реклама