Яшел Үзән

25 июль 2015 яңалыклары

  • 25 июль 2015 - 16:52
    Светлана Ромашина Россиягә беренче алтын китерде
    Синхрон йөзүдә өч тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина Казанда узучы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасына беренче алтын медаль китерде.
    1486
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 16:47
    Хәния Фәрхи икенче кызын кияүгә бирә (ФОТО)
    Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. "8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым.
    1572
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 14:45
    Яшел Үзән хуҗабикәләренә - яңа төр кайнатма
    Җәйге нигъмәтләрдән Җәй - пешеп өлгергән җиләк-җимешне, яшелчәне тәмләп авыз итү чоры гына түгел, кышкы озын кичләрдә, ямьле җылы чакларны искә алып, татлы варенье белән чәйләп, тәмле кабымлыктан сыйланып утырасы көннәрне дә кайгырту вакыты. Шуңа да иң тәмле рецептларыбыз бары сезнең өчен.
    2012
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 13:18
    Яшел Үзәндә торак сәясәтенең торышы
    Күптән түгел редакциябезгә яшь кенә дүрт бала анасы мөрәҗәгать итеп, «хан сарае»нда яшәргә мөмкинчелек тудырган өчен, республикабыз һәм район башлыкларына чиксез рәхмәтен җиткерүебезне үтенде. «Хан сарае» дип ул Президентыбызның «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында бирелгән фатирын атый. - Мәгълүмат бик күп булуына, сезнең газетагызда еш яктыртылуына карамастан,...
    686
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 11:23
    Кече Шырдан...
    Районыбыз данын еракларга тараткан, бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган авылы. Халык саны елдан-ел кимесә дә, авыл шөкер, гөрли, яңа идеяләр, уй-фикерләр белән янып яши. Әлегә сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез, тулырак язмалар газетабызның киләсе саннарында.
    791
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 10:18
    Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе бара
    Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә нәкъ менә шундый лозунг астында чыгыш ясады.
    0
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 08:14
    Яшел Үзәндә наркопритон фаш ителгән
    Шушы көннәрдә наркоконтроль хезмәткәрләре Яшел Үзәндә синтетик наркотиклар таратучыны тоткарлаган. Тентү барышында аңардан "спайс"ның 2500 дозасы һәм тәмәке кушылмалары әзерләү өчен реагент табып алынган.
    1472
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 07:09
    Төзәлергә мөмкинлек һәрвакыт бар
    Яшел Үзән суды Мәскәү-Уфа юлының 753нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган Мордовиядә яшәүче 28 яшьлек Сергей Бурнайкинга карар чыгарды. Бу елның 10 февралендә үлчәү контроленең стационар пунктында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мордовия Республикасы дәүләт номеры белән "Шевроле Лачетти" автомобилен туктата. Полицейскийлар билгеләвенчә, машина йөртүченең һәм пассажирларының үз-үзен тотышы шикләндерә, алар наркотик кулланып исергәнгә...
    1457
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 06:47
    Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылды
    Кичә, 24 июльдә, "Татнефть-Арена" боз сараенда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FINA Президенты Хулио Маглионе да катнаштылар.
    1478
    0
    0
  • 25 июль 2015 - 04:04
    Яшел үзәнлеләр хәйрия акциясендә катнаша ала
    Кан тапшырып, авыру балаларга син дә булыш! Һәркайсыбызның тормышында төрле вакытлар булырга мөмкин. Кемгәдер ярдәм кулы сузарга теләгән чаклар да була. Әмма күп вакыт без кая барырга, нәрсә эшләргә белмичә аптырап калабыз. Безнең шәһәрдә яшәүчеләр озакламый онкология авырулы балалар өчен кан тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнаша ала.
    1434
    0
    0
Реклама