Яшел Үзән

20 июль 2015 яңалыклары

  • 20 июль 2015 - 13:26
    Бүген халыкара Торт көне булган икән, иптәшләр!
    Бүген халыкара Торт көне булган икән, иптәшләр! Ул 2011 елдан бирле генә бәйрәм ителә. Димәк, бүген эштән кайтканда иң яхшы кибеткә кереп, иң тәмле торт сатып аласыз һәм өйдә рәхәтләнеп хәләл җефетегезне, балаларны сыйлыйсыз. Тәмле булсын!!!
    1575
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 12:54
    Яшел Үзәндә кәҗә асраган өчен дә акча бирәләр, сыер турында әйтеп тә торасы юк
    Яшел Үзән районында авылда сыер асраучыларга сыер башына - 3 мең сум, 1 яшьтән зуррак булган кәҗә өчен 1 мең сум акча бүленеп бирелә.
    2249
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 12:10
    Яшел Үзән районындагы Кече Шырданда яңа проектка старт бирелде
    Яшел Үзән районындагы Кече Шырданда яңа проектка старт бирелде
    1050
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 11:50
    Яшел Үзән районында мунчада бер ир-егет янып үлгән
    Васильево бакчачылык ширкәтендә мунчада янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәндә мунча чоланында ир кеше мәетен табып ала. Күршеләр сүзенә караганда, бу ир кеше бер көн элек хатыны белән дачага туганнары янына килә. Бу көнне алар спиртлы эчемлекләр кулланган. Кунаклар кайткач, дача хуҗабикәсенең бергә тора торган ире ( сожитель) мунча чоланында...
    1141
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 10:42
    Бакырчы ЧӘКЧӘКЛӘРне көтә
    Бакырчы "ЧӘКЧӘК"ләрне көтә 27 июль көнне "Болгар радиосы"ның "Чәк-чәк шоу" егетләре-кызлары көтү көтәчәк. Чын көтү! Сыерлы-сарыклы! "Чәк-чәк шоу"лылары да чын. Бу идеяне "Болгар радиосы" уйлап чыгарган. Көтү кайда көтеләсе әлегә билгесез. Авыллар бу мәсьәләдә үзара көч сынашты. Финалда Яшел Үзән районы Бакырчы авылы һәм Актаныш районы Табанлы күл авылы. Кайсына...
    2285
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 10:22
    “Бәчеккә кайтып, бәлеш ашап китүчеләр күп
    Әмма бер нәрсәнең генә үзгәргәне юк әле", - ди Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Бәчек авылында барган ыгы-зыгыларга карата.
    2143
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 08:39
    Яшел Үзәннең 190 автомобиль йөртүчесен “утыртканнар”
    2015 елның беренче яртысында КоАП РФның 20.25 маддәсе буенча - билгеләнгән срокта штрафын түләмәгән өчен - 266 автомобиль йөртүче ачыкланган. Шуларның 190ы, административ судка бирелеп, 15 тәүлек утырып чыккан.
    2421
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 08:19
    Зөлфәт Зиннуров мөселман Сабан туенда баш батыр калган
    Ураза гаетеннән соң Чирмешән районында мөселман Сабан туе уздырганнар. Дини кагыйдәләргә туры китереп оештырылган милли бәйрәм районда дүртенче тапкыр уздырыла икән инде. Сабан туенда милли уеннар ике мәйданчыкта үткән: ир-егетләр өчен аерым мәйданчык булдырылса, хатын-кызлар башка урында көч сынашкан. Сабан туен көрәштән башка гына күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Дин...
    1769
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:20
    Казанда 15 яшьлек малай пычак белән кызларга һөҗүм иткән
    Казанның Вахитов районы тикшерү бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләр хөкем карары чыгарырга суд өчен җитәрлек, дип табылды. Шулай итеп, 15 яшьлек үсмер РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча гаепле дип табылды.
    2405
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 06:40
    Богаченкога арестны озайттылар
    Агымдагы елның гыйнварында Яшел Үзәндә барлык кешене тетрәндерерлек вакыйга булган - инкассатор Игорь Богаченко иптәшенең аягына атып, 63 миллион сум белән качкан иде. Берникадәр вакыттан соң аларны иптәше белән Мари Илендәге бер авылда тоттылар. Тикшерү эшләре ахырына якынлаша. Шулай да Вахитов район суды Игорь Богаченкога арестны тагын озайтты әле. Тиздән...
    0
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 06:30
    Богаченкога арестны озайттылар
    Агымдагы елның гыйнварында Яшел Үзәндә барлык кешене тетрәндерерлек вакыйга булган - инкассатор Игорь Богаченко иптәшенең аягына атып, 63 миллион сум белән качкан иде. Берникадәр вакыттан соң аларны иптәше белән Мари Илендәге бер авылда тоттылар. Тикшерү эшләре ахырына якынлаша. Шулай да Вахитов район суды Игорь Богаченкога арестны тагын озайтты әле. Тиздән...
    1560
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 06:15
    Яшел Үзәндә җиде кеше һәлак булган
    Яшел Үзәндә җиде кеше һәлак булган 2015 елның алты аенда Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 69 юл һәлакәте булган һәм шуларда 7 кеше һәлак булган, 81 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Бу турыда Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе дүшәмбе киңәшмәсендә белдерде.
    2123
    0
    0
Реклама