Хәтерләсәгез, узган елның сентябрендә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Анда, авариягә тарыган очракта, транспорт хәрәкәтен тоткарламас өчен, машиналарны ЮХИДИ хезмәткәре килеп җиткәнче үк юл кырыена алып кую мөмкинлеге турында әйтелгән.