Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм мәхәллә халкы катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Иман йорты каршында корылган чатырда көн саен 1000ләп мөселман ифтар кыла алачак.