Өч атнадан мөселман өммәте Рамазанга - ураза аена керә. Шул уңайдан Татарстан Республикасының атказанган табибы, терапевт, хаҗ кылучы якташларыбызны беренче булып автобуста изге җирләргә озата барган Минзаһид Якупов белән очрашып, ураза тотарга җыенган милләттәшләребезгә ничегрәк тукланырга тәкъдим итәр идегез, дип сораштык. Ул соравыбызга тәфсилләп җавап бирде.