«Беренче канал»ның «Голос. Дети-2» проектына, телевидение тамашачылары үтенече һәм канал карары белән, яңа этап өстәлә. Бу хакта проектның «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Өстәмә этап 10 нчы апрельдә, «Время» тапшыруы тәмамлануга, турыдан-туры эфирда узачак. Әлеге этапка ярымфиналга чыккан, әмма алга таба узмаган барлык балалар эләгә. Көрәш барышында финалга тамашачыларның...