Яшел Үзән

11 декабрь 2014 яңалыклары

  • 11 декабрь 2014 - 13:31
    Күршеләре сизгер булган
    Шәһәрнең Малая Красная урамындагы йорт фатирында янгын 56 яшьлек ирнең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. Диванга зыян килгән. Янгын чыгаручының үзен дәваханәгә озатканнар.
    334
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 13:02
    Үз-үзен яндырган
    51 яшьлек яшел үзәнле үз-үзенә кул салырга уйлаган һәм моның өчен үз-үзен яндыру ысулын сайлаган. Моның турында Яшел Үзән үзәк дәваханәсеннән хәбәр иттеләр, дип яза ПроКазан. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә ярдәм сорап 10 декабрнең төнендә хәбәр килә. Исерек ир кеше үз өстенә бензин койган һәм ут төрткән. Моның сәбәбе...
    269
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:57
    Кәефләнәм дип, суд эскәмиясенә эләгүең бар
    Илнең кайбер регионнарында яңа төр синтетик наркотиклар таралуга бәйле рәвештә наркополицейскийлар наркотик матдәләр таралуны кисәтү буенча комплекслы чараларны актив уздыра башлады. Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзән наркополицейскийларының оператив-профилактика чаралары барышында 34 яшьлек яшел үзәнлегә ачкан гаепләү эшен шәһәр судына җибәрде. - Тикшерү барышында «кәеф­ләнергә яратучыда» 0,37 грамм синтетик наркотик табылды,...
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:35
    Татарстанда танылган иң яхшы белгечләребез
    «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече - 2014» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында районыбыз хуҗалыкларында хезмәт куючы белгечләр дә бар. Алдынгы белгечлеребез 100 мең сумлык грант белән бүләкләнде. Котлыйбыз! «Иң яхшы икътисадчы» номинациясе - Лилия Баһаветдинова - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча киңәшчесе; Эльза Фәттахова - җаваплылыгы...
    287
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 07:15
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
    1993 елның 12 декабре Ватаныбыз тарихында аерым урын алып тора. Бу көнне Россия Федерациясенең төп законы кабул ителде. Бу бөтен россияннар бәйрәме. Асылда Конституцияне безнең гомуми килешүебез дип атарга мөмкин. Шушы законнар буенча без яшибез. Шунысын да аңларга кирәк: Конституция гарантияләгән хокуклардан бурычларыбыз да аерылгысыз. Шуңа күрә, безнең һәркайсыбыз -...
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 05:59
    Автобус ауган
    Йошкар-Ола юлының Успенка авылы янында «Опель-Астра» автомобилен йөртүче 32 яшьлек хатын алдан килүче автомобильне әйләнеп узганда автомобиле белән «ПАЗ» автобусына бәрелгән. Нәтиҗәдә автобус юл кырыена төшеп ауган һәм пассажирлар зыян күргән: 32 яшьлек ирнең - умыртка сөяге, 63 яшьлек ирнең кулбашы, 34 яшьлек хатынның - кулы, 45 яшьлек ирнең -...
    337
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 05:34
    Осиновода ике машина урланган
    30 ноябрьдә Осиновоның Кооперативная урамыннан «Деу-Нексия» автомобилен урлаганнар. Моны беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 28 яшьлек ир кылган. 4 декабрьдә Гайсин урамыннан «Лада-Приора» автомобилен урлаганнар. Автомобиль ­ДТПдан соң шушы ук урамда табылган. http://yandex.ru/images/search?pin
    282
    0
    0
Реклама