Яшел Үзән

10 декабрь 2014 яңалыклары

  • 10 декабрь 2014 - 13:24
    Мунчаны саклап кала алмаганнар
    Зеленая урамындагы «Гари дальние» бакчачылык җәмгыятендәге бер бакча участогында төн уртасында мунчада янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләрне соң чакыртуга бәйле рәвештә мунчаны саклап кала алмаганнар. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бөтен көчне биш метр ераклыктагы мунчаны саклап калуга биргән. Янгын мичтән чыккан.
  • 10 декабрь 2014 - 12:41
    Товарга гарантия срогы сезонга карап билгеләнә
    Сәүдә нокталарыннан күн куртка, пуховик, аяк киеме, мех әйберләр сатып алганда, аларның сезонлы товарлар булуын онытмаска кирәк. Андый товарларга гарантия срогы ярашлы сезон килеп җиткәч кенә бирелә. Безнең регионда сезонлылык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1998 елның 5 октябрендәге 611нче карары белән билгеләнгән. -Кышкы сезон 16 ноябрьдән башланып, 15 мартка кадәр...
  • 10 декабрь 2014 - 12:31
    Бүләкләүләр
    Финанс органнары системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Финанс министрлыгының Яшел Үзән районы һәм шәһәренең казначылык Департаменты территориаль бүлегенең исәп һәм хисап бүлеге белгече Кадрия Зурхам кызы Миңнуллина ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Республикада сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән...
  • 10 декабрь 2014 - 10:54
    Сезгә килгән авырлыкны бергә күтәрербез
    Физик мөмкинлеге чикле кешеләрне читләтә алмыйбыз. Җитешсезлек белән туамы ул, тормышта гарипләнәме - барысы да үзебезнең җәмгыятьнеке. Һәм менә шул ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз белән бәйле мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк. А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган очрашуда сүз нәкъ шул турыда барды. Китапханәнең уку залындагы түгәрәк өстәл тирәсендә Яшел...
  • 10 декабрь 2014 - 10:28
    Яшел Үзәндә яңа җитәкчеләр
    "КМПО"- "Яшел Үзән машина төзү заводы" ААҖ филиалы директоры итеп Соловцов Иван Николаевич билгеләнде. ТР наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ федераль хезмәт идарәсенең Яшел Үзән районара бүлеге җитәкчесе итеп Хикмәтов Руслан Равил улы билгеләнде. ЯҮМР башкарма комитетының беренче урынбасары булып 21 ноябрьдән Котельников Роман Олегович эшли башлады. ЯҮМР башкарма...
  • 10 декабрь 2014 - 08:44
    Норлаттта өч янгында биш кеше үлгән
    Биш янгын һәм өчесендә кешеләр үлеме - бу Норлат авылының фаҗигале статистикасы. Беренче очракта өендә бикләп калдырылган инвалид ир һәлак булса, дүрт айдан соң тагын янгын. Анда ике баланың гомере өзелде. Һәм соңгысы - агач йорт янып, ике кеше үлде. Алдагы икесендә бәла электр үткәргечендәге кыска ялганыштан, калганнары исерек хәлдә...
  • 10 декабрь 2014 - 05:44
    Балалар сөйләгәндә фәрештәләр канатлана
    Ислам тәкъвименең беренче ае - мөхәррәмнең унынчы көне - Гашура көн һәм ул төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә бәйрәм буларак кабул ителә. Билгеле булганча, Гашура көне инде узып китте. Бу бәйрәмне Яшел Үзән шәһәр мәдрәсәсендә һәр елны билгеләп узарга, аңа балаларны чакырырга, шуның белән аларда дингә карата кызыксыну уятырга тырышалар. Ноябрь...
  • 10 декабрь 2014 - 05:17
    Хезмәт тәме
    Ипи пешерүләрен күрсәм яисә яңа пешкән ипи исе сизсәм, шунда тукталмыйча булдыра алмыйм. Хәер, авылда туып-үскән һәркем дә икмәккә илтифат итми узмыйдыр анысы. Авыл мичендә күпереп пешкән әпекәйнең (безнең якта ипине шулай яратып әйтәләр) өйгә таралган тәмле исе балачакның матур хатирәсе дә бит әле. Карагуҗа авылына баргач та, шул күңелгә...
Реклама