Яшел Үзән

13 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2014 - 12:57
    Беренчеләргә – Мәдәни көндәлек
    Бу атнада Норлат китапханәсендә зур бәйрәм - мәдәният дәресе булды. Шарлар белән бизәлгән уку залына I сыйныфта укучы 24 бала килеп, аларга «I сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» тапшырылды. Балалар өчен бик тә кызыклы булган, ике дәүләт телендә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу көндәлек, Татарстанның истәлекле урыннары, музей, кинотеатрлары һәм башка...
    380
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 12:29
    Фоат абый Мөхетдинов:«Карчыкны юксынам!»
    Фоат абый Тау Иле авылында иң өлкән яшьтәге кеше. Аңа быел 81 яшь тула. Һәм шушы беренче җөмләбездә дә үк әйтик: авылда иң зур хөрмәткә лаек картларның берсе дә ул. Без олы тормыш юлы узган өлкәннәребезнең һәрберсенә дә ихтирам белән карыйбыз. Урыннары һәрчак түрдә аларның. Шулай да, ир-ат затыннан булганнары...
    293
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 11:57
    Мөршидә апа чәчәкләр ярата
    Мөршидә Ихсановаларның капкаларын ачкач, бер мәлгә туктап калдым. Ишегаллары шау чәчәктә иде аларның. Тигез күтәрелгән алсу, сары, кызыл төсле чәчәкләргә мөкиббән китеп карап тордым. Көз көне мондый матурлыкны күргәч, ирексездән, гаҗәпкә калдым шул. Авылларга еш чыгам мин, әмма биредәге кебек күп итеп чәчәк үскән ихатаны беренче тапкыр күрүем иде. Җәй...
    325
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 10:46
    Милләт улларын онытырга ярамый
    Әгъзам Әбрар улы Хәялиевнең кушаматы «Чәкән» иде. Идел аръягында бу исемне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чөнки ул бик күп еллар дәверендә бу зонадагы авылларда һәм шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә татарның иң яраткан бәйрәме - сабан туйларында татарча көрәш буенча беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Чын батыр көрәшче иде ул. Шуңа...
    452
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 10:29
    Бер күрешү үзе бер гомер бит, очрашуга сәбәп табылсын
    Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләре күпме кешеләрнең кыйбласын дин юлына юнәлдерде икән, аларның исәбен санап бетереп тә булмый торгандыр, мөгаен. Редакциябезгә килгән һәр бишенче сорау Рамил хәзрәт исеме белән бәйле. Тормышы, планнары, һәм, гомумән, хәлләре белән кызыксынган газета укучыларыбыз байтак. Миңа калса, моның төп сәбәбе - Рамил хәзрәтнең тапкыр фикерле, тирән...
    363
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 10:01
    Бакырчыда юл салачаклар!
    Бакырчы авылына барырга чыккач, көн ачылып китте. Юлчыга юл ачылды дип сөенергә дә ярый иде безгә. Көзгә кергәч күктә кояш күренүе дә күңелләрне күтәрә. Шуңа өстәп юлларыбыз да җилләп кипте. Сүз башында ук һава шартларына игътибар итүебез юкка түгел. Барасы авылыбыз урамнарында таш та, асфальт та түшәлмәгән булуын белә идек...
    406
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 08:47
    Моңсу көзнең җырлы бәйрәме
    Суыклар белән, карлар белән килеп җиткән көз уртасында нинди бәйрәм булырга мөмкин икән, дип аптыраучылар да табылуы ихтимал, әлбәттә. Укучыны тилмертмичә әйтик: авыл җирендә һәр көз дә үткәрелә торган каз өмәсе турында бара сүзебез. Каз өмәсе - халыкның менә шул шыксыз көннәрдә дә җырлый-җырлый бергә эшләп күңел ача торган бәйрәме...
    665
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 08:28
    «Яңа татарлар» җиңде
    «Яшел патруль» балалар иҗтимагый оешмасы активистлары сәламәт яшәү образын пропагандалаучы «Здоровая пробежка» эчкечелеккә каршы акция­ үткәрде. Башта 1,9,3, 5,7,10нчы мәктәп укучылары агитбригадалары көч сынашты. Аннары барысы да шәһәр урамнары буйлап эчкечелеккә каршы лозунглар кычкыра-кычкыра йөгереп узды. Агитбригада конкурсында 5нче татар гимназиясенең «Яңа татарлар» командасы җиңеп чыкты.
    292
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 07:55
    Күгәй авылы халкы тормышының күңелле мизгелләре (фотолар)
    Илсөя Завилейская фотолары.
    232
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 07:15
    Укытучы профессиясе популярлаша
    Россиядә укытучыларның хезмәт хаклары бу елның беренче яртыеллыгында 20 процентка артты. Моның турында Дәүләт Думасында РФ Мәгариф министры Дмитрий Ливанов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС. "Мәгариф системасында хезмәт хаклары тиз арта. Узган ел ил буенча укытучыларның хезмәт хаклары 2012 ел белән чагыштырганда уртача 40 процентка артты, быелның беренче яртыеллыгында Росстат...
    429
    0
    0
Реклама