Яшел Үзән

12 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2014 - 11:31
    Сорауларыгыз булса
    2014 елның 18 ноябрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев халыкны кабул итә. Өстәмә мәгълүмат алу өчен адрес: Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт, тел. 4-22-52.http://kadry.viperson.ru/data/200812/photo279.jpg
    1
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 10:57
    Осиново авылы китапнахәсе ачылуга 100 ел тулды
    1914 елда 220 китап белән ачылган уку ызбасы бүген заманча китапханәгә әйләнде һәм аның фондында 13 меңнән артык китап саклана. Быел китапханәгә капиталь ремонт ясалды. Аны "Майский" теплица комбинаты ясатты. Юбилейга моннан да зур бүләк булуы мөмкин түгел билгеле.
    306
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 10:54
    Аракы акылын томалаган
    Кече Шырдан авылында яшәүче 52 яшьлек М., акылы томаланып, улының күкрәгенә пычак кадаган иде. Берни белми йоклап яткан егет көчкә үлемнән калды. Җинаятьче барысын да таныды һәм бик үкенә. Хәзер тикшерү эшләре төгәлләнде һәм эш судка җибәрелде. Прокуратура бу ирне ирегеннән мәхрүм итүне сорый.
    378
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 07:46
    Яшел Үзән спортсмены каратэ буенча Татарстан чемпионы булды
    8 һәм 9 ноябрьдә Казанда Татарстан беренчелегенә каратэ буенча ачык турнир үтте. Ярышта республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300 спортсмен катнашты. Яшел Үзәннән Амир Низамов (9нчы лицей) һәм Лада Шимарина (4нче мәктәп) үз авырлык категорияләрендә 3нче урын алдылар. Денис Пысин (1нче лицей) авырлыгы 70 килограмм кадәр 14-15 яшьлек малайлар арасында каратэ...
    381
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 07:10
    Сантехник та җылы мөгамәләгә мохтаҗ
    Ял көне Васильево бистәсенә баргач, сантехникларның эшләвен күрдем. Бөтен кеше ял иткәндә җиң сызганып эшләүче кеше үзе үк гаҗәпләндерә бит. Мин кызыксынып карап тордым. Без тукталган өйнең җылылык челтәрендә нәрсәдер төзәтте алар. Шунда аларның җитәкчесе Фәрит Шакиров белән танышып-сөйләшеп алдым. Җаваплылыгы чикләнгән «АКВА - техсервис» җәмгыятенең кизү торучы егетләре булып...
    311
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 07:01
    Полиция булышчылары бүләкләнде
    Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә полициягә җинаятьләрне ачуда булышкан яшел үзәнлеләр - Владимир Слинков һәм Роман Шишкин бүләкләнде. Комаров урамындагы кәрәзле элемтә салонына ике егет керә. Исерек егетләр бүләккә дип анда телефон сайлый башлый. Сатучы кыз аларга популяр маркадагы телефон тәкъдим итә. Витринадан алып егетләрнең берсенең кулына бирә һәм...
    426
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 06:57
    Бала күтәреп тау менүләр артта кала
    Яшел Үзән районының 54 балалар бакчасына 810 4бала йөри, чиратта өч яше тулмаган 3500 бала тора. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева сүзләренә караганда. 2016 елда шәһәрдә 2 балалар бакчасы төзеләчәк. Берсе - шәһәрдә булса. Икенчесе Мирныйда яшәүчеләрне сөендерәчәк. 14 ноябрьдә Мирный бистәсендә 240 урынга исәпләнгән "Йолдызлык" бакчасы, Зеленый Дол...
    304
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 05:59
    16 ноябрь – юл корбаннарын искә алу көне
    Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә, башка илләрдәге кебек, без юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алабыз. Ноябрьнең өченче якшәмбесе, ООН Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябрендәге резолюциясе буенча, Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Быел әлеге дата 16 ноябрьгә туры килә. Бу көн иң кайгылы көннәрнең берсе булып...
    300
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 05:25
    Газ бирү туктатыла
    2014 елның 12 ноябрендә ремонт булу сәбәпле Бакый Урманче урамындагы 2нче, Гоголь урамындагы 48 һәм 50нче йортларда 9дан 12 сәгатькә кадәр газ бирү туктатыла, дип хәбәр итә "Яшел Үзән газ" предприятиесе. http://www.mom.crond.ru/sites/default/files/1402483723515.jpg
    320
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 05:12
    Нурдидә апа сабаклары
    Норлаттагы Хәмзә мәчетенә баргач, без Нурдидә апа белән таныштык. Халык аеруча зур ихтирам күрсәтә иде аңа. Мондый мөгамәләнең сәбәбе гади икән үзе: «Безне Коръән укырга, дога укырга Нурдидә апа өйрәтте!» - диделәр намазга килгән норлатлылар. Хөрмәтле мөгаллимә белән без дә танышып сөйләштек. Нурдидә апа үзе тумышы белән Бәчек авылыныкы икән....
    306
    0
    0
Реклама