Яшел Үзән

24 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 24 сентябрь 2014 - 12:37
    ЗФЗ һәм ПФМКда урман бәйрәме
    Яшел Үзәннең ике зур предприятиесе - ЗФЗ белән ПФМК үзләренең һөнәри бәйрәмен тантаналы итеп билгеләп узды- "Родина" мәдәният сараенда. Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан концерт һәм алдынгыларны котлаулар булды анда. ЗФЗ һәм ПФМКның директорлар советы рәисе Александр Когогин предприятие хезмәткәрләрен котлап, әлеге предприятиеләрнең үсеш перспективалары турында сөйләде.
    539
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 12:23
    Яшел Үзән янында 25 яшьлек кызны бәрдергәннәр
    Йошкар-Ола - Яшел Үзән - Казан юлының 108нче чакрымында 24 яшьлек машина йөртүче тизлекне арттырган булган. Нәтиҗәдә юл кырыеннан барган 25 яшьлек кызны бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләреннән шул урында ук җан-тәслим кылган.
    403
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 12:12
    Бөек галим Яшел Үзән төбәгендә үзенә тынычлык тапты
    В.П.Энгельградт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә Василий Энгельградт җәсәден күчереп күмү тантанасы булды. Василий Энгельгардтны яңадан җирләү чарасы бик тантаналы үтте. Башта Зөя кала-утрауның "Всех Скорбящих Радости" соборында панихида булды. Бу эшләрне башлап йөрүче КФУның ректоры Илшат Гафуров: "Мәрхүмнең нәкъ менә монда - туган җирендә, ә бу җир үзе һәм фикердәше,...
    457
    0
    0
  • 24 сентябрь 2014 - 09:28
    Газета-журналларга он-лайн режимында язылырга була
    Дәүләт хезмәтләре https://uslugi.tatarstan.ru порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте күрсәтелә башлады, Ссылкасы "ТАТМЕДИА" ААҖ сайтының http://tatmedia.ru/ "Подписка" бүлегенә урнаштырылган. Аның ярдәмендә "ТАТМЕДИА" ААҖ вакытлы басмаларына он-лайн режимында язылырга була.
    468
    0
    0
Реклама