Бүген районыбызда күп кенә шатлыклы вакыйгалар булды: Олы Яке авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды, шәһәребездә социаль ипотека буенча төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Боларның барысын да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күреп, карап йөрде, үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан Горький исемендәге мәдәни үзәктә район активы белән очрашу булды.
Республика җитәкчесе...