Яшел Үзән

30 июль 2014 яңалыклары

  • 30 июль 2014 - 09:46
    Яшел үзәндә кесә караклары арткан
    2014 елның беренче яртысында Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегендә 946 җинаять теркәлгән. Бу чорда узган елның шул чоры белән чагыштырганда урлаулар, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, машина урлау фактлары күбәйгән. Шул ук вакытта ялганлау фактлары, икътисади җинаятьләр кимегән. 7 үтерү очрагы теркәлеп, аларның барысы да ачылган. Фатир басулар, кесә караклары,...
    413
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:38
    Малярия хәзер безгә дә ят түгел
    Кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә ел саен малярия авыруы белән авыручылар теркәлә. 2013 елда 95 очрак булган. 90-99% очракта аны Африка һәм Азия илләреннән йоктырып кайталар. Бигрәк тә Судан, Уганда, Ангола илләреннән. Һиндстан белән Төньяк Кореядән азрак (3,7%). Ул гадәттә малярия озынборыннары тешләгәндә йога. Кешенең...
    420
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 09:34
    "Чиста су" программасы – Яшел Үзәндә
    Авылга -су, суга акча җитми. Көннәр кабат эссе тора, шуңа да су белән тәэмин итү проблемасы алгы планга чыга. Әле бер авылдан, әле икенчесеннән безгә мөрәҗәгать итеп канәгатьсезлек белдерә халык. Районда 2011 нче елдан бирле "Чиста су" программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Норлат авылында "Чиста...
    560
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 07:50
    Яшел Үзәндә беренче Халык җыены узды
    Узган шимбәдә шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният үзәге каршында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге беренче халык җыенын уздырды. Анда ТР премьер-министры урынбасары, партиянең төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашты. Биредә күтәрелгән проблемалар, сораулар партиянең киләсе биш еллыгында эшләнәсе эшләр планына кертеләчәк,...
    405
    0
    0
Реклама