Әлеге объект Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең элеккеге бер корпусында ачылачак.
Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин медицина айныткычы төзелешен тизләтергә кушты. Планга ярашлы рәвештә, бу бина 10 койка-урынга исәпләнгән. "Кайнар" эчемлек яратучылар приюты шушы елның 1 октябрендә ачылырга тиеш.