Яшел Үзән

30 июнь 2014 яңалыклары

  • 30 июнь 2014 - 12:14
    Яшел Үзәндә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе бара
    "Мәңтәпкә җыенырга булыш!" республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Күпме мохтаж гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләрен ачып кертте. Мондый матур гамәлне, зур ярдәмне ул балаалр онытмаслар, илебезгә тырыш хезмәтләре белән кайтарырлар, җәмгыятебезг лаеклы кешеләр булып үсеп җитәрләр дип ышанасы...
  • 30 июнь 2014 - 12:10
    Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә кеше үлгән
    27 июньдә 13 сәгатьтә Грузинка авылында"Лифан" мопеды хуҗасы - 48 яшьлек ир кеше "Пежо -206" автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә юл һәлакәтендә мопед хуҗасы тән җәрәхәтләре ала һәм Яшел Үзән дәваханәсенә китерелә. Мотошлемда булса да, "Лифан" да йөрүченең башы яралана. Шул ук көнне кич ул үлә
  • 30 июнь 2014 - 11:41
    Яшел Үзәндә җитәкчеләрнең традицион дүшәмбе киңәшмәсендә ике чыгыш бәхетсезлек очракларына багышланды
    Җылылык трассасында булган авариядән соң калдырылган урында яшь хатын-кызның гомере өзелде. Инде менә тагын 20 июньдә КАИ бинасы артындагы мәйданда футбол капкасы башына төшкән 21 яшьлек егет вафат булды. Кызганычка каршы вафат булган яшь-яшь гомерләрне кире кайтарып булмый, әмма әлеге фаҗигаләрдән сабак алырга бик вакыт безгә. Соңгы фаҗига буенча шуны...
  • 30 июнь 2014 - 11:02
    Яшел Үзән суды әнисен үтергән кешегә карата хөкем карары чыгарды
    Яшел Үзән прокуроры Анатолий Трифонов белдергәнчә, шушы елның 24 февралендә Төзүчеләр урамындагы квартирда тәненә 70 тапкыр пычак кадалган 39 яшьлек хатын-кыз табыла. Полиция хезмәткәрләре әлеге хатынның баласын - 3 төркем инвалид Б.Александрдан шикләнеп, аны шул ук көнне сак астына ала. Нинди генә матур хисләр белән көткәндер инде бу ханым баласын!...
  • 30 июнь 2014 - 10:59
    Ялган аракы саткан
    Яшел Үзән шәһәр суды 44 яшьлек Альберт Галимовка карата хөкем карары чыгарды. Бу кеше ялган аракы ясап яткан булган. Шушы елның март аенда Эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенә Гоголь урамында яшәүче берәүнең ГОСТ таләпләренә туры килмәгән аракы ясап сатканлыгы турында хәбәр килеп төшә. Тикшерү бурышында...
  • 30 июнь 2014 - 10:58
    Яшел Үзәндә эшсезләр саны кими
    Яшел Үзәндә эшсезләр саны кими. Хәзерге вакытта шәһәр һәм районда беркайда да эшләмәүче 475 кеше исәпләнә. Ә узган елны шушы вакытта бу сан 677 булган. Эшкә яраклы халык саныннан чыгып исәпләгәндә бездә эшсезлек дәрәҗәсе 1 процент тәшкил итә.
Реклама