Урам, урам, безнең урам,
Безгә бәхет юраган.
Әйдә, яшьти, уйна гармун -
Бер әйләник урамнан,
- дип җырлый Габделфәт Сафин.
Мамадыш-Әкил авылының Татарстан урамы да, нәкъ җырдагыча, барлык балаларын үз кочагына алды. Эштән арыган халык, мәшәкатьләрен кырыйга куеп, түгәрәк, мул өстәл тирәсенә Урам көнен бәйрәм итәргә җыелды. Шунысы шатландыра: бәйрәмгә...