Яшел Үзән

26 июнь 2014 яңалыклары

  • 26 июнь 2014 - 12:40
    Осиновода яңа мәчет ачылды (фоторепортаж)
    Бүген Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә М-7 трассасы буенча "Сәфәр" мәчете ачылды. Ачылыш тантанасында район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин, Казан кунагы Камил Исхаков, якын-тирә авыллардан бик күп мөселманнар катнашып, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәчетне мөселман эшмәкәре Илшат Бикмуллин төзетте һәм ул тирә-юньгә нур чәчеп балкып тора....
    691
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 11:20
    Яшел Үзән районының Норлат дәваханәсенә – УАЗ машинасы
    "Ак чәчәкләр-2014" иң яхшы медицина хезмәткәрләрен билгеләүче республика бәйгесендә ,беренче звено табиб" номинациясендә җиңү яулаган, норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Таһировага УАЗ машинасы ачкычын тапшырдылар. Фотолар Матбугат ру сайтыннан алынды.
    488
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 10:02
    Җырлы гомер – бәхетле гомер
    Мин аны беренче тапкыр Норлат авылы Сабан туе мәйданында күргән идем. Моңлы җырлавын тыңлап, бәйрәмгә читтән артист чакыртканнардыр дип уйладым. Баксаң, ул күрше Мулла Иле авылыннан Фирдания Зарифуллина булып чыкты. Соңрак якташымның җырларын радио-телевидениедән ише­теп, аның өчен сөендем. Хәзерге күп кенә яшь җырчылар кебек, Фирдания апа эстрада йолдызы булып кабынырга...
    499
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 10:01
    Мактаулы исемнәр
    Эшләп чыгарылган продукциянең яхшыртудагы казанышлары һәм илебез суднолар төзү тармагы үсешенә өлеш кертүе өчен «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең баш металлургы урынбасары Сәүбәнов Марат Нинар улына «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Илебез суднолар төзү тармагы үсешенә өлеш кертүе һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итүе...
    0
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 07:50
    Яшел Үзән муниципаль район Советы сессиясе була
    2014 елның 30 июнендә Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән муниципаль район сессиясе (10 сәгатьтә) һәм шәһәр Советы сессиясе (12 сәгатьтә) була
    0
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 07:18
    Яшел Үзәндә исерек килеш рульгә утыручы хокук сакчыларыннан качып котылырга уйлаган
    Төн уртасында шәһәрнең Октябрьская урамында ДПС экипажы шарлар белән бизәлгән ике машинага - Шевроле Спарк һәм Лада Ларгуска игътибар итә. Экипаж әлеге машиналарга иярә, тегеләре Заикин урамындагы 18нче йорт янына матур гына кайтып туктый. Ике сак хезмәткәре машиналар янына юнәлә. Икесеннән дә аракы исе аңкып тора - ирле -хатынлы парның...
    465
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 06:52
    Переезд ябыла
    Иртәгә, 27 июньдә, Яшел Үзән станциясенең 4 юлында капиталь ремонт булу сәбәпле, Яшел Үзәннең Футбольная урамындагы переезд ябыла. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр автотранспорт аның аша йөри алмаячак.
    526
    0
    0
  • 26 июнь 2014 - 05:01
    Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе старт алды
    "Мәңтәпкә җыенырга булыш!" республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Күпме мохтаж гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләрен ачып кертте. Мондый матур гамәлне, зур ярдәмне ул балаалр онытмаслар, илебезгә тырыш хезмәтләре белән кайтарырлар, җәмгыятебезг лаеклы кешеләр булып үсеп җитәрләр дип ышанасы...
    505
    0
    0
Реклама