Яшел Үзән

16 июнь 2014 яңалыклары

  • 16 июнь 2014 - 08:41
    “Иң матур авыл йорты” конкурсына тавыш бирү башлана
    Хөрмәтле укучылар, сайтыбызны карап, күзәтеп баручылар! Газета ачып җибәргән конкурста барлыгы алты йорт катнаша. Аларның һәрберсе үзенчә матур. Иң мөһиме - капка төпләре чиста-пөхтә, тирә-юне җыештырылган. Мондый йортлар урамны гына түгел, авылларны да бизәп тора. Аннары әйтәләр бит: йорты нинди, хуҗасы шундый - тырыш, уңган, булдыклы. Иртәгә, 17 июньдә, 9...
    473
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 08:30
    Яшел Үзәндә тәмәке тартучылар кимеми
    2014 елның 1 июненнән "Гражданнар сәламәтлеген тәмәке тәэсиреннән һәм тәмәке төтененнән саклау турында" федераль закон чыгуга Яшел Үзән полициясе җәмәгать урыннарында тәмәке тартучыларга карата актив эш башлады. Дәваханә территориясендә тәмәке тарткан - 8, күп катлы йорт подъездында тәмәке тарткан -9, балалар мәйданчыкларында һәм пляжда төтәткән 3 кеше административ җаваплылыкка тартылды....
    488
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:53
    Яшел Үзән авыл җирлекләрендә һәм бистәләрдә референдумга әзерлек бара
    Якшәмбе көнне Яшел Үзән авыл җирлекләрендә һәм бистәләрдә теге яки бу эшне башлап җибәрү өчен халык ризалыгы алына - референдум үткәрелә. Хәтерләсәгез газетабызның 2014 елның 23 апрелендәге 30нчы санында барлык авыл җирлекләре шушы елның 22 июнендә җирле референдум үткәрү турында карарлары басылган иде. Һәрберебез яшәү урынының - чиста, эчәр суының...
    438
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:45
    Яшел Үзәндә “Трактор–прицеп” операциясе бара
    2014 елның 9ыннан 30 июньгә кадәр баручы әлеге операция үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте, "Гостехнадзор" идарәсе белән берлектә, "Трактор-прицеп" операциясе уздыра. Бу көннәрдә тракторларны, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл...
    527
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:16
    Сорауларыгыз булса
    2014 елның 17 июнендә 14тән 15 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Яшел Үзән жирле бүлегендә (Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт) иҗтимагый кабул итү бүлеге эшли. Гражданнарны иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Фоат Шәмсиев кабул итә. Белешмәләр өчен телефон 4-22-52.
    0
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 06:27
    Кәрәзле элемтә абонентлары игътибарына!
    2014 елның 1 маеннан "Элемтә турында" федераль законга үзгәрешләр кертү" турында закон (23 июль, 2013, №229-ФЗ) үз көченә керде. Законда абонентның шәхси счетында акчасын күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләренә өзлексез технологик бәйле контент яки башка хезмәт өчен түләүгә аерым счет ачу юлы белән саклау мөмкинлеге каралган. Аерым счет ачканда кәрәзле элемтә...
    456
    0
    0
Реклама