Яшел Үзән

11 июнь 2014 яңалыклары

  • 11 июнь 2014 - 11:44
    Яшел Үзәндә медиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
    Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләргә дип Горький исемендәге мәдәният сараена җыелды. Котлаулар Яшел Үзәннең үзешчән артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Медикларны муниципаль район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Сергей Егоров котлады. Бер төркем медицина хезмәткәренә РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды....
  • 11 июнь 2014 - 10:06
    Иң ямьле туй – сабантуй!
    Район Сабан туеның Норлатта уздырылуы турында хәбәр таралгач, кайберәүләр, ара ераклыгына аптырап, канәгатьсезлеген белдергәннәр иде. Менә шундыйларга сугыш ветераны Рәфкать абый Мадышевны үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Аягы-кулы гарипләнгән, яше туксанга җиткән мөхтәрәм ветеран, ара ерак дип тормыйча, безнең район Сабан туен карарга Апас районыннан ук килеп җиткән... Сүземне дәвам итеп,...
  • 11 июнь 2014 - 10:02
    Җәй җитсә, күзебез – күктә
    Ни хикмәт, соңгы елларда корылыктан интегәбез. Җәй җиттеме, күзебез күктә, берәр болыт килеп чыгып, күңелебезне күреп китмәсме дибез, теләкләр телибез. Юк шул, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә торган җәй фасылы юк хәзер. Ике мең унынчы ел җәе искә төшсә, йөрәкләр жу итеп китә. Быелгы җәй дә безне...
  • 11 июнь 2014 - 10:01
    Июнь яллары дүрт көн
    Алда бәйрәм - 12 июнь - Россия көне булу уңаеннан, бу атнада ике көн - 12се һәм 13ендә ял итәчәкбез. Шимбә һәм якшәмбене дә кертеп, июнь яллары дүрт көнгә сузыла. Ә инде 13 июнь каян чыккан ял көне дип сорасагыз, без аның өчен, хәтерегездә булса, гыйнвар аенда эшләгән идек. Шулай...
  • 11 июнь 2014 - 10:01
    Хөрмәтле шәһәр һәм райондашлар!
    Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм - илебездә яшәүче барлык кешеләрнең уртак бәйрәме. Илебез бөтен дөньяда зур потенциалга ия булган дәүләт буларак танылды. Ә Татарстан исә - аның мөһим бер кисәге. Республика җитәкчелеге халыкларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, биредә яшәүче барлык милләтләрнең мәдәниятен, телен һәм динен бердәй...
  • 11 июнь 2014 - 04:37
    Яшел Үзәндә кемнең биле нечкә?
    Республикабызда оештырыла торган «Нечкәбил» конкурсы гүзәл затларыбыз - хатын-кызлар арасында зур популярлык казанды. Гаилә учагын саклаучылар арасында уздырыла торган проектта яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшькәчә булган ханымнар да катнаша ала. «Нечкәбил» - халык йолаларын саклаучы, олыларны олы, кечеләрне кече итә белүче республикабыздагы бәхетле гаиләләр турында бәян итә. Конкурсның...
  • 11 июнь 2014 - 04:32
    Динә Гарипова журналист дипломы алды
    · "Голос" конкурсы җиңүчесе, "Евровидение" бәйгесендә катнашкан Яшел Үзән кызы Динә Гарипова бүген Казан федераль университетында диплом эшен яклады. Билгеле булганча, җырчы журналистика факультетында укыды. Киләчәктә Динәнең нинди юнәлештә китәчәге әлегә билгеле түгел.
  • 11 июнь 2014 - 04:25
    Яшел Үзәндә беркатлылар кимеми
    Яшел Үзәндә яшәүче пенсионеркага бер ир кеше шалтыратап, оныгының авыр хәлгә таруын хәбәр итә. Эшне зурга җибәрмәү өчен 72 мең сум акча сорый. Пенсионерка оныгын коткарам дип, әлеге мошенникның кесә телефонына 72 мең сум акча күчерә. Полиция әлегә әлеге телефонның Чиләбедә теркәлүен генә ачыклый алган.
  • 11 июнь 2014 - 04:22
    Электричкалар расписаниесендә үзгәрешләр
    №6351нче (Казан - Канаш), №6363нче (Казан - Албаба) и №6321нче (Казан - Паратск) шәһәрара электричкалар 18 июньдә өч тукталышта туктамаячак Горький тимер юл сайты хәбәр иткәнчә, поездларның хәрәәкәт итү графигы юлларда ремонт эшләре белән бәйләнгән. «ВЧД», «Займище» и «774-й км» тукталышларында поездлар туктамый. Тулырак информацияне "Содружество" сайтыннан ала аласыз
Реклама