Яшел Үзән

6 июнь 2014 яңалыклары

  • 6 июнь 2014 - 11:56
    Кемнең кем икәнлеге авырлык килгәч беленә
    Бу тормышта Аллаһ Тәгалә безгә ниләр күрергә язганын беркем дә белми. Әмма без Ходай биргән һәр бәла-казага әзер булып торырга тиеш. Бу - тормыш кануны. 9 Май иртәсендә без дә, Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, һәйкәл янына чәчәкләр куярга барыр­быз дип уйлаган идек. Әмма бу иртә безгә куркыныч хәбәр алып килде....
    415
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 11:56
    Дөньяны эт баскан, диләр
    «Яшелләр», «зәңгәрләр», серо-буро-малиновыйлар, тагын әллә ниндиләр. Бу турыда күбебез ишетеп белә инде. «Яшелләр» ягъни табигатьне саклаучылар агымы бөтен дөнья буенча таралган. Боларның үзләренең партияләре бар, аларның кандидатлары төрле сайлауларда катнаша. Боларның рәсми табигать сагында торучылар белән бернинди уртаклыгы булмаса да, аларның тыкшынмаган җирләре юк. Әле менә 3-4 ай элек кенә,...
    402
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 11:53
    Яуланасы үрләре югары булсын
    Туганда ук төрекөмеш сыман булып туа хәзерге балалар. Күбесенә «гипер­активный» дип диагнозлар да куялар хәтта. Менә шул көчне каядыр куярга кирәк бит, шуңа да бер урында тик тора алмый алар. Әлеге энергиягә дөрес юнәлеш бирү - әти-әнинең бурычы. Камилә Нигъмәтуллина да әти-әнисенең, әби-бабаларының күз өстендәге кара кашы - бер генә...
    342
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 08:52
    «Әйлән-бәйлән», «Спутник» һәм башкалар
    Бу дөнья йөреп таныла диләр. Шәһәр яны электр поездларында йөргән чактагы танышып аралашуларны алыйк. Кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә кызыклы вакыйгалар ишетергә туры килми анда! Гәпләшеп бара-бара юл озынлыгы да сизелми калына. Юлдашлар утырышкач, берәрсе сүзгә керешә һәм... Берсендә, безнең тирәдәгеләрнең сүзе кешегә кушамат бирү турында кузгалды. Кайда ничек...
    333
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 07:19
    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Сабан туе бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
    Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә...
    572
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 07:07
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле кунаклар!
    Барыгызны да ихластан татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә татар халкының кунакчыллыгы, оптимизмы, шат һәм киң күңеллелеге чагыла. Сабан туе - татарның борынгыдан килгән бәйрәме һәм аны Россия­нең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Гасырлар чоңгылында язгы кыр эшләре тәмамлангач, муллык һәм байлык бәйрәме...
    262
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 07:05
    Велосипедчыны бәрдергән
    Җәйге чорда автомобиль юлларында велосипедчылар да еш кына зыян күрә. Шундый очрак 31 май көнне теркәлгән. Татар Әҗәле - Мамадыш-Әкил юлында «ВАЗ-21124» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир юл тизлеген арттырган. Нәтиҗәдә каршыга килүче велосипедчыны да күрмәгән. Бу ДТПда шәһәрнең 9нчы лицеендә укучы 15 яшьлек велосипедчы малай зыян күргән. Яшүсмернең баш...
    281
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 06:59
    Сорауларыгыз булса
    10 июньдә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы буенча Ростехнадзор хезмәте җитәкчесе Борис Петров халыкны кабул итәчәк. Кабул итү сәгать 1дән 4кә кадәр Ленин урамында 41а йортның 301нче кабинетында узачак. Алдан язылып куярга кирәк. Телефон: 8-843-231-17-90.
    0
    0
    0
  • 6 июнь 2014 - 06:55
    Яшел Үзән Сабан туе батырына – автомобиль, ә Норлат авылыныкына – минитрактор
    8 июньдә Норлат авылында Сабан туе программасы 9.00 - Фанфаралар. Концерт. Ат чабышында катнашучыларны теркәү. 9.30 - Мәйданда ат чабышында катнашучыларның парады. 9.50 - Ат чабышы. 10.30 - Бәйрәмне тантаналы төстә ачу. Имам чыгышы. Вокаль-хореографик композиция. 10.45 - Район башлыгы, кунаклар чыгышы, Сабан туе әләмен күтәрү. 10.55 - Авыл хуҗалыгы...
    293
    0
    0
Реклама