Яшел Үзән

28 май 2014 яңалыклары

  • 28 май 2014 - 10:09
    ЧАБАКСАР САБАНТУЕ БАТЫРЫ – БЕЗНЕҢ ЕГЕТ!
    Күрше республика башкаласында узган Сабан туе бәйрәмендә Яшел Үзән спортчылары һәм сәнгать коллективлары катнашты. Чебоксарда яшәүче милләтәшләребез татар милли көрәшен бигрәк тә кызыксынып карады. Яшел Үзәннән Камил Хәмидуллин җитәкчелегендә килгән спортчылар оста көрәшеп сөендерделәр якташларын. Сабантуй батыры исемен Осиново бистәсе егете Фирдүс Зәйнуллин яулады. Үз авырлыкларында Ислам Әшрәфҗанов белән Рөстәм...
  • 28 май 2014 - 08:00
    Яшел Үзәндә “Ачыктан-ачык сөйләшү”
    Яшел Үзән телекомпаниясендә чыга башлаган яңа тапшыру "Ачыктан-ачык" сөйләшүне тамашачы яратып өлгерде. Хәзер аның эфирга чыгуын көтеп торалар. Чөнки район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тамашачылардан килгән шәһәр һәм район тормышына кагылышлы сорауларга төпле җаваплар бирә. Барысы да ачык һәм аңлаешлы. Бүгенге "Ачыктан-ачык" тапшыруында да журналист, "Көн артыннан көн тапшыру" мөхәррире...
  • 28 май 2014 - 05:22
    Иң матур авыл йорты
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! "Яшел Үзән" газетасы чираттагы бәйгене игълан итә. Ул "Иң матур авыл йорты" дип атала. Авыл йорты дигәндә без милли бизәкләр белән бизәлгән, чиста-пөхтә шәхси йортны күз алдына китерәбез. Монда чын татар кешесе яши дип, ерактан көлеп тора алар. Мондый йортлар шәһәребездә дә бик күп. Шулай булгач, рәхим...
  • 28 май 2014 - 05:06
    Муниципаль район территориясендә экология торышына игътибар зур
    - Соңгы ике айда, ягъни апрель-майда 15 рейд уздырылып, дистәләгән санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. Кызганычка, бу көнгә әле булса да чүптән арына алмаган җирлекләр бар, - дип йомгак ясый соңгы ясаган рейдларга ТР Экология министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина. - Карамалы Тау бистәсенең Панфилов, Беренче Май, Гайдар һәм...
  • 28 май 2014 - 05:00
    Ишегалдым – гөлбакча
    Шәһәрнең матурлыгын төзек һәм чиста урамнар гына түгел, ә ишегаллары да күрсәтә. Ишегаллары һәр йортның һәм анда яшәүчеләрнең көзгесе ул. -Төзекләндерү буенча айлык барган вакытта ишегалларын тиешенчә чистартуга 750ләп кеше җәлеп ителде, - дип сөйли торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Хәзер куаклыкларны кисү, үләннәрне чабу эшләре алып барыла....
  • 28 май 2014 - 04:58
    Яшел Үзән районында чисталык икеайлыгына йомгак ясадылар
    Шәһәр территориясеннән 14071 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп түгелде, - дип сөйли бу уңайдан шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Барыев. -Ике айлык барышында 9 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. 15 апрельдән 23 майга кадәр җыеп түгелгән чүп-чар 315569,84 кубометрны тәшкил итте. Бу чорда йорт фасадлары, балалар мәйданчыклары, торак...
  • 28 май 2014 - 04:34
    Яшел Үзәндә бер егет Иделне йөзеп чыгарга уйлаган
    Әмма көчкә үзе дә суга батмый калган. Горький исемендәге заводка Архангельдән килеп эшләүче бу 33 яшьлек еге, дуслары алдында батыраеп, Иделне йөзеп чыгарга уйлаган. Әмма аракы пары аңын томалаган егетне елга агымы үзе белән алып китеп, ир-егет бата башлаган. Суга бата башлаучыны көймә станциясе начальнигы күреп ала һәм коткаручылар бригадасын...
  • 28 май 2014 - 04:20
    Яшел Үзән корабларны "коеп" кына тора
    Иртәгә, 29 майда Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводы эшчеләре тагын бер корабка нигез сала. Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе. Бу - "елга-диңгез" тибындагы Россия Хәрби Диңгез флоты өчен 2010 елдан алып төзелә торган кораб, артиллерия. ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм...
Реклама