Яшел Үзән

22 май 2014 яңалыклары

  • 22 май 2014 - 12:12
    Татарстанда эссе һава торышы 27 нче майга кадәр сакланачак
    Республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе көтелә Татарстанда эссе һава торышы 27 нче майга кадәр сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте. 27 нче майда республика территориясенә салкын атмосфера фронтының үтеп керүе, көндез 20-25 градус...
  • 22 май 2014 - 11:50
    Яшел Үзән районының Осиново лицее укучысы «IТ-чемпион»
    Республикабызда агымдагы елның 15 мартында «IТ-чемпион» бәйгесенең старт алуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы вакыт эчендә 80958 мәктәп укучысы бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Укучы яшьләр өлкәннәргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйлиләр һәм шәхси кабинет белән эшләргә өйрәтәләр, электрон хезмәтләргә түлиләр. Алар арасыннан лидерлар да билгеле булды....
  • 22 май 2014 - 11:44
    Яшел Үзән урманнарына керергә ярамый
    Урман аланында учак ягып шашлык пешергән өчен хәзер икедән алып дүрт мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Шуңа өстәп тагын Яшел Үзән районында янгынга каршы аерым режимны сакламаган өчен өстәмә штраф каралган. Ә андый режим Яшел Үзән районында 16 майдан махсус карар чыкканчы дәвам итә. Мондый карарга Яшел Үзән муниципаль...
  • 22 май 2014 - 10:31
    Норлат балалар йортында кечкенә кунаклар (+фотолар)
    Норлат балалар йортында районның асрамага бала алган бик күп гаиләләр кунакта булды. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балаларның күбесе элек Норлат балалар йортында тәрбияләнгән булган. Яшел Үзән районында барлыгы 413 бала опекага алынган, 55 ятим гаиләдә тәрбияләнә. Андый гаиләләр 30дан артык. Балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин әйтүенчә, соңгы ике елда гына да...
  • 22 май 2014 - 10:02
    Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр ярыша
    Бүген Яшел Үзәннең "Авангард" стадионында "Татарстан Республикасының ирлекле сүндерү сагының иң яхшы подразделениесе" смотр-конкурсы бара. Ярышларда бөтен республика буенча 40тан артык команда катнаша. Аларның барысы да үз муниципаль берәмлекләрендә җиңүчеләр. Бу минутларда "Авангард"та чын көрәш бара. Төп приз да зурдан - янгын сүндерү автомобиле.
  • 22 май 2014 - 09:46
    Зөя утравында – “Музыка вокруг нас” классик музыка фестивале
    2014 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр Казанда һәм Зөя утравында ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Музыка вокруг нас" бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале үтә. Фестиваль 30 майда С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында ачыла, 31 майда Зөя утравында - фестиваль көне. Монда яшь талантлар чыгышы көтелә....
  • 22 май 2014 - 09:40
    Яшел Үзән муниципаль район Советы сессиясе була
    Агымдагы елның 26 маенда Горький исемендәге мәдәният үзәгендә Яшел Үзән шәһәр Советы сессиясе - 9 сәгать 30 минутта, муниципаль район Советы сессиясе 11 сәгатьтә була.
  • 22 май 2014 - 04:51
    Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында су булмый
    Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле агымдагы елның 23 майның 22 сәгатеннән 24 майның 18 сәгатенә кадәр шәһәрнең көнчыгыш өлешендә (Мирный микрорайоны, Гәр, Успенка, Әйшә авыллары) су бирү туктатыла. Запас су җыеп калыгыз, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль районы Советының матбугат хезмәте.
  • 22 май 2014 - 04:34
    "Яшел Үзән" яңа бәйге игълан итә
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! "Яшел Үзән" газетасы чираттагы бәйгене игълан итә. Ул "Иң матур авыл йорты" дип атала. Авыл йорты дигәндә без милли бизәкләр белән бизәлгән, чиста-пөхтә шәхси йортны күз алдына китерәбез. Монда чын татар кешесе яши дип, ерактан көлеп тора алар. Мондый йортлар шәһәребездә дә бик күп. Шулай булгач, рәхим...
Реклама