Яшел Үзән

16 май 2014 яңалыклары

  • 16 май 2014 - 12:37
    Яшел үзәнлеләр өйләреннән чыкмый гына iPad ота ала
    Газета-журналларга язылгыз да призлар отыгыз! Акция барышында ТАТМЕДИА ААҖ басмаларына язылган абунәчеләр төп призны - Apple iPad 4 Retina (64 GB, Wi-fi, celluar) отарга мөмкин. Тагын 50 абунәчегә компания китап бүләк итәчәк. Ә акциядә катнашу шарты бик гади: 1. ТАТМЕДИА чыгарган теләсә кайсы өч газета -журналга почта аша яки интернер...
    0
    0
    0
  • 16 май 2014 - 10:04
    Яшел үзәнлеләрне газета бәйрәменә – "Маяк" спорт комплексына чакырабыз
    Хөрмәтле укучыларыбыз! Елның иң ямьле фасылында, тирә-юнь шау чәчәккә күмелгән мәлдә уртак бәйрәмебезне - Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Татар матбугатына гасыр башында нигез салынса да, ул, һөнәри бәйрәм буларак, бары тик 1998 елдан билгеләп үтелә. 1905 елда Санкт-Петербургта беренче гомумроссия «Нур» газетасы чыга. Ул 1917 елга кадәр басылып килә....
    276
    0
    0
  • 16 май 2014 - 07:14
    СУГЫШ ХЕЗМӘТЕНДӘ БУЛГАННАРНЫ ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР (+фотолар)
    9 май көнне Күгәйдә тантаналы митинг булды. Балалар өлкән яшьтәге авылдашларын җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Авылда бүгенге көндә унсигез тыл хезмәтчәне яши. 1941-45 сугыш елларын өлкән яшьтәге әбиләребезнең гаять авыр хезмәт белән сыналу еллары дип тә әйтергә мөмкин. Нәрсәгә генә җикмәгәннәр мескенкәйләрне! Окоп казумы, урман кисүме, тимер юлын төзүме -...
    299
    0
    0
  • 16 май 2014 - 06:39
    Күгәйдә җир кишәрлеге хуҗаларының ачык җыелышы үткәрелде (+фотолар)
    Җыелышта Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, район оешмалары җитәкчеләре, "Күгәй" кооператив хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин, "Красный Восток-Агро" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Владимир Панков һәм башка җитәкче даирәләр катнашты. Җыелышка халык билгеләнгән вакытка бердәм килеп җитте. Авыл клубында алма төшәргә дә урын юк иде. Бердәмлек дигәннән, күгәйлеләрнең холкы шундый:...
    299
    0
    0
  • 16 май 2014 - 05:58
    Яшел Үзәндә чәчү тәмам (+фотолар)
    Узган атна ахырында урнашкан җылы һава кырларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирде. 9 май көнне без дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Хәйретдинов белән аръяк хуҗалыклары басуларында булдык. Бөтен ил Җиңү көнен бәйрәм иткәндә басуда йөрүебезгә аптырамассыз дип уйлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре язның һәр көнен файдалы эш...
    282
    0
    0
  • 16 май 2014 - 05:19
    Яшел Үзәнебезнеке ул – Фаил Шәфигуллин
    Исән булса, быел якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Якташ булуга карамастан, оятыма каршы, мин аның әсәрләренең берсен дә укыганым юк. Менә аның турында газеталар искә төшергәч, авыл китапханәсенә барып, аның китапларын алдым. "Әдипләребез" дигән китаптан аның турында бик күп кызыклы әйберләр белдем. Кайда тууын, кайчан иҗат...
    323
    0
    0
  • 16 май 2014 - 05:14
    БӘРӘҢГЕ ДӘ ХЕЗМӘТ КУЙГАННЫ ЯРАТА
    Бәрәңгенең әһәмиятен әйтеп тору артык булыр кебек: аны күптән икенче икмәк дип атыйбыз инде.Элек-электән мул уңыш биреп үз исемен аклый иде ул. Колорадо коңгызы эшне катлауландырды һәм мәшәкатьләр дә өстәде. Шул каһәр төшкән корткычны бетерергә сипкән агу җирдә җыела,ахры. Соңгы елларда икенче икмәк уңышының кимүен дә шуннан дигән фикерне урынсыз...
    314
    0
    0
Реклама