Яшел Үзән

7 май 2014 яңалыклары

  • 7 май 2014 - 11:35
    Герой Яшел Үзәнгә кайтты (+фотолар)
    Бүген Яшел Үзәннең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында башын салган Тимофей Мещеряков калдыкларын җиргә иңдерү буенча тантаналы чара узды. Татарстанның Спасс районының "Болгар" дип исемләнгән эзләнү отряды 24 апрельдә Ельня янында барган каты сугышлар барган урында бер солдатның медальонын , калдыкларын табып ала. Медальон булгач, яугирнең туганнарын табу да артык...
    286
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:48
    Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
    Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае - гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлык закончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен...
    284
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:38
    Мин абыйны ничек таптым
    Бөек Ватан сугышында ятып калган ике абыем турында мәгълүмат эзли башлавыма ярты гасыр булды инде. Беренче абыем Солтангәрәй Казаннан эшелон белән 1941 елның 23 июнендә үк чыгып киткән. Аның сугышчан юлын «18-я дивизия» дип аталган китап аша чагыштырып өйрәндем. Хатында ул «Смоленскидан чыгып киттек. Минскины бик нык бомбага тоталар, дип...
    445
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:34
    Роза Низаметдинова: «Әтине күргән кебек булдым»
    Еллар узган саен йөрәк яралары сызлавы кимергә тиеш кебек тә. Әмма юк шул. Атна-көн вакыйгалары сугыш турында хатирәләрне яңартып тора. Бөек Ватан сугышы елларында якыннарыбыз турындагы табылган кечкенә генә мәгълүмат та тормышыбызда ел вакыйгасына әйләнә. Редакциябездә узган кыска гына очрашу да Роза Низаметдинова өчен үтә мөһим вакыйга. Без газета битләрендә...
    340
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:32
    «Тәмам үзәккә үтте кире хайван»
    Балачак хатирәләре... Һәркем дә искә төшерергә ярата үзенең үскән елларын. Озын-озын балачакның күңелле мизгелләре бихисап. Ә менә үсмер чаклары 1941-45 еллардагы сугыш вакытына туры килгәннәрнең хатирәләре, мөгаен, бер төрлерәктер. Авыр хезмәттә үтә аларның балачаклары. Хәлим абый Хәйбуллин да кечкенәдән колхозда сугышка киткән олылар урынында эшли башлый. Мулла Иле авылында туып...
    316
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:26
    Минем бабай – батырларга тиң ветеран
    Чыннан да, тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халык­лары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: йә - үлем, йә - җиңү! Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныг­рак аңлау өчен җанын-тәнен биреп көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта исән калган...
    449
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:21
    И Бакырчым, туган җирем, тирә-якта тиңнәрең юк синең!
    (Ахыры). 1933 елда МТСтан (Норлаттан) трактор кайта. Шәйхетдин Гыйбадуллин, Минһаҗетдин Гатауллин, Нурулла Сафиуллин, Хәкимулла Зәйнуллин - беренче тракторчылар (сугышка кадәр). 1937 елда беренче машина йөртүчеләр - Хәким Хәмитов, Нуретдин Низамов, Әкмәлетдин Яруллин. Полуторка ТИ 82-83 машинасы була ул. Колхоз рәисләре: 1941-43 елларда - Мостафа Мозаффаров, 1944-46 елларда - Ярулла Гайнуллиннар....
    0
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:20
    Кайнар сусыз калуыбыз бар
    Бу хакта ТКХ Департаменты җитәкчесе Олег Анисимов хәбәр итте. Моңа халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычлары гаепле. Апрельдә түләүләрне җыю 80 процентка төшсә, 40 миллион сум җыелып бетмәгән. Шулай итеп, 24 апрельгә бурыч 217 миллион сумны тәшкил иткән. Нәтиҗәдә җылылык челтәренең газ белән тәэмин итүчеләргә 126 миллион сум бурычы җыелган. Күптән...
    300
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:19
    Чираттагы янгын корбаны
    Воронино авылындагы «Здоровье» бакчачылык җәмгыятенең Садовая урамындагы бакча өендә төн уртасында янгын чыга. Моны янгын сүндерү частена авыл кешеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә өйнең дөрләп янган чагы була. Янгын сүндерелгәч кенә җимерекләр арасыннан 47 яшьлек ир мәете табыла. Бу фаҗигадә һәлак булган ирнең хатыны сүзләренә караганда, ул...
    320
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:16
    «Табигать байлыгы» чәчүне төгәлләде
    Алдынгы хуҗалык, нигездә, терлек азыгы үстерә һәм ул аны шушы көннәрдә чәчеп бетерде. Май аеның җылы көннәре игенчеләргә ныклап эшләргә мөмкинлек бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә сабан ашлыгы чәчелергә тиешле барлык мәйданның 48 проценты чәчелде. Хуҗалыклар көзен чәчелгән ашлык басуларын (барлыгы 8968га) тукландыруны төгәлләде.
    335
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:16
    1048 агач утыртылган
    26 апрельдә Яшел Үзәндә «Агач утыр­ту көне» акциясе үткәрелгән иде. Әлеге акциядә катнашучылар барлыгы 1048 агач һәм 515 куак утырткан. Акциядә 10067 кеше катнашкан. «Агач утыр­ту көне» акциясе көз көне 4 октябрьдә үткәреләчәк.
    350
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:15
    Чистарттык
    Шәһәр һәм район территориясен чис­тарту буенча 26 марттан 26 майга кадәр ике айлык игълан ителгән иде. 26 марттан 30 апрельгә кадәр муниципаль районда 18 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп түгелгән, 77 - контейнер, 70 чүп-чар контейнеры урыны ремонтланган. Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Самир Мәрдәнов хәбәренә...
    362
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:14
    Халыктан 72 мөрәҗәгать кергән
    Бер атна эчендә муниципаль район хакимиятенә халыктан 72 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең байтагы тирә-юньдә чүп-чарның артык күп булуына зарлана. Халык аз йөри торган ышык урыннарга, урман буйларына, чокыр-чакырларга чүп-чар ыргыталар. Йорт диварларына, коймаларга теләсә-нинди ямьсез сүз язып калдыручылар да арткан. Закон нигезендә тегеләрен дә, боларын да штрафка тартыр­га мөмкиннәр.
    282
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:12
    Геройларның санын беләбезме?
    2007 елның 9 декабреннән башлап илебездә Россия геройлары көне билгеләп үтелә башлады. Бу көнне илебез тарихында зур каһарманлык күрсәткән кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз. Алар авыр сугыш чорында, тыныч тормышта фронтларда, тылда үзләрен аямыйча хезмәт куйдылар, хәтта кайберләре Ватан хакына үз-үзләрен корбан иттеләр. Алар турында меңләгән мәкаләләр язылган, йөзләгән китаплар нәшер...
    452
    0
    0
  • 7 май 2014 - 06:11
    Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле якташлар!
    Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! 9 Май - барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм. Дошманны җиңгән көннән - илебез өстендә зарыгып көткән «Җиңү» сүзе яңгыраган көннән алып, 69 ел узды. Бу якты көнне онытырга хакыбыз юк. Җир йөзендәге миллионнарча кешенең азатлыгын яклап башын салган батырларыбызның якты...
    293
    0
    0
Реклама