Яшел Үзән

5 май 2014 яңалыклары

  • 5 май 2014 - 11:49
    Сорауларыгыз булса
    2014 елның 6 маенда 14тән 15 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия"нең җирле бүлегендә халыкны Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев кабул итә. Адрес: Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт. Тел. 4-22-52.
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 09:36
    Яшел Үзән Җиңү маршаллары балаларын көтә
    Иртәгә республикага гадәти булмаган делегация - Җиңү маршаллары - Конев, Баграмян, Говоров, Захаров балалары килә. Татарстанда булачак беренче шәһәрләре - Яшел Үзән. Биредә аларны 9нчы Пушкин исемендәге лицейда көтәләр. Кунаклар Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салачак һәм Серго исемендәге завод ветераннары белән очрашачак.
    423
    0
    0
  • 5 май 2014 - 09:09
    Халыкара сыйфат бәйгесендә Яшел Үзән икмәге алтын һәм көмеш медальгә лаек булган
    Яшел Үзән икмәк комбинаты мондый бәйгеләрдә еш катнашып тора һәм күбесендә мактаулы урыннарга лаек була. Казеинлы-йодлы "Умница" ак ипие алтын медальгә алса, "Фокаччо" карабодай оныннан пешерелгән кабартма һәм "Докторские" икмәге бронзага лаек булган. "Икмәк- дөрес туклану нигезе" күргәзмәсе Мәскәүдә "Экспоцентр" да үткән, дип хәбәр итә kazanfirst.ru сайты.
    492
    0
    0
  • 5 май 2014 - 07:29
    Яшел Үзән чистара (+фото)
    Яшел Үзән муниципаль районында санитар-экология ике айлыгы 2014 елның 30 апрелендә старт алган иде. Шушы чор эчендә 4 - шимбә һәм 6 чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Аларда барлыгы 20400 кеше катнашып, 25000 мең куб.м чүп-чар түгелде, 682 агач һәм куак утыртылды. Өмәләрдә 68 берәмлек техникадан файдаланылды. Бер ай вакыт эчендә алты...
    394
    0
    0
  • 5 май 2014 - 07:06
    Албабага кадәр электричкалар расписаниесендә үзгәрешләр
    2014 елның 30 апреленнән 11 маена кадәр 6365нче Казан - Албаба ( китү вакыты 13:25 - килеп җитү 15:25), 6366нчы Албаба - Казан ( китү 16:30, килеп җитү - 18:28) электричкалары көн саен йөри. 11 майдан соң алар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр гадәти расписание буенча йөриячәк. Тулырак мәгълүмат: www.sodruzhestvoppk.ru сайтында.
    429
    0
    0
  • 5 май 2014 - 07:05
    Яшел Үзән районында өч мобиль элемтә станциясе рөхсәтсез эшләгән
    Яшел Үзән районында "Мобиль ТелеСистема" (МТС) ның өч база станциясе радиоешлык каналлар һәм радиоэлектрон чараларны рөхсәтсез һәм теркәтмичә файдаланган, дип хәбәр итә Роскомнадзорның ТР идарәсе. Казанда һәм Биектау районында да кагыйдә бозулар ачыкланган. МТСка карата хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелгән.
    409
    0
    0
  • 5 май 2014 - 04:23
    Раифа монастыре сурәте төшкән акчалар
    Татфондбанк Раифа ирләр монастыре сурәте төшкән көмеш акчаларны әйләнешкә чыгарды. Монеталар быел гына 925нче проба көмештән коелган. Бәясе 3400 сум. "Раифа монастырена багышланган монеталар чиркәү әһелләре белән берлектә башланган уртак проект. Монетада Бөекбритания королевасы Елизаветта II портреты да төшкәнгә гаҗәпләнмәгез, алар чит илдә чокылды, бу акча сараеның таләбе, чөнки монеталар...
    415
    0
    0
Реклама