Яшел Үзән

30 апрель 2014 яңалыклары

  • 30 апрель 2014 - 07:50
    Соңгы хат
    (Бәхтияр Алиев шигыренә нигезләнеп язылды). Рамин белән Динә аерылгысыз дуслар иделәр. Бер караш, ярты сүздән аңлый белде алар бер-берсен. Уртак дуслар, уртак уй-хыяллар, икәүдән-икәү генә калып, йолдызлар санап утырган төннәр... Ике йөрәк арасында мәхәббәт бөреләнеп килүен алар сизми иде әле. Вакыт үтә торды, ике яшь йөрәк тормышны бер-берсеннән башка күз...
    714
    0
    0
  • 30 апрель 2014 - 07:48
    Мәңгелек йорты гына торып калды
    Рәхәт булса да торган җир, Сагындыра туган ил... Бу җыр буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә күчеп килә. Әйе, бик күпләребезнең күңелләрендә саклана бу җыр. Искиткеч матур табигате, сандугачлы иртәләре, яшел болыны, челтерәп аккан салкын, саф сулы чишмәләре, чикләвекле, җиләкле урманы сагындыра. 1942-43 елда кырык дүрт хуҗалыгы булган Грижбай авылы хәзер юк инде, авыллар...
    579
    0
    0
  • 30 апрель 2014 - 07:46
    И Бакырчым, туган җирем, тирә-якта тиңнәрең юк синең!
    Туган авылым - Бакырчым! 900 елга якын тарихы булган борынгы авыл ул Бакырчы. Каюм Насыйри хезмәтләрендә: «җиде-сигез йөз елдан бирле Бакыр­чы авылы бардыр», - диелгән. Авылыбызның соңгы 100 еллык тарихын бүгенге һәм үзебездән соң да киләчәк буыннарга калдыру нияте белән Бакырчы мәктәбендә эшләгәндә байтак кына эзләнүләр алып бардык. Һәр укытучы...
    1662
    0
    0
  • 30 апрель 2014 - 07:41
    Дәваханәләр шифаханәгә әйләнергә тиеш
    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да бер ел вакыт калып килә. Санаулы гына калган сугыш ветераннарын кадерләп калырга ашыгырга кирәк. Республикада Җиңү бәйрәме алдыннан 2015 елның шул чорына кадәр исәпләнгән «Кадерле ветераныбыз» социаль-гуманитар проекты старт алды. Татарстанда бу көнгә 89 мең 531 ветеран исәпләнеп, шуларның нибары 5 меңе сугышта...
    434
    0
    0
  • 30 апрель 2014 - 07:13
    Яшел Үзәндә “Һәр кешегә – Георгий тасмасы” акциясе бара
    29 апрельдән 9 майга кадәр Яшел Үзәндә "Һәр кешегә - Георгий тасмасы" акциясе үтә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге активистлары Бөек Ватан сугышы геройларын искә алучы, хөрмәт итүче һәр кешегә бүләк ителә. "Яшь гвардия" әгъзалары шәһәрнең үзәк урамнарында аларны таратты да инде. Мондый ленталарны "Бердәм Россия"нең Норкин...
    533
    0
    0
  • 30 апрель 2014 - 05:21
    Яшел Үзәндә Коръән укучылар бәйгесе үтте (фоторепортаж)
    Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә укучы балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте. Быел аның географиясе дә киңәеп, барлыгы 80ннән артык бала катнашты. Жюри билгеләгәнчә, быел катнашучыларның белем дәрәҗәсе арткан. Иманлы буын үсеп килә. Әмма авылларда укыту базасының әлегә йомшаграк булуы сизелә. Бу бәйге турында Әлфия Зыякаеваның "Коръән укуның савабы чиксез" дип...
    536
    0
    0
Реклама