Яшел Үзән

24 апрель 2014 яңалыклары

  • 24 апрель 2014 - 10:55
    Яшел Үзән районы башлыгы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
    Беренче Май үзе белән язны, назны алып килә, зур өметләр уята. Бу көндәлек хезмәте белән район һәм шәһәрнең киләчәген төзүче чын хезмәт кешесе көне. Ул элеккеге мәгънәсен бүгенгәчә югалтмаган, Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме. Болар вакытлар күпме генә узуга карамастан үзенең асылын, кыйммәтен югалтмый торган төшенчәләр. Хезмәт төрле буынны һәм төрле...
  • 24 апрель 2014 - 10:12
    Яшел Үзәндә кесә караклары күбәйгән
    Эчке эшләр бүлегендә 2014 елның 3 аена йомгак ясалып, 472 җинаять теркәлүе билгеләнгән. Бу чорда юлбасарлык, ялганлау, икътисадый юнәлештәге җинаятьләр кимегән. Әмма наркотикларга бәйле җинаятьләр, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, талаулар һәм урлаулар ике тапкыр арткан. Кибетләрдән, складлардан урлауларның артуы да факт. Кесә караклары да шактый гына күбәйгән. Полиция хезмәткәрләре...
  • 24 апрель 2014 - 10:07
    Грек-рим көрәше турниры булды
    18 апрельдә шәһәрнең спорт көрәше мәктәбендә 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча турнир булып узды. Турнирда спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 50гә якын яшүсмер көч сынашты. Анда үз авырлыклары буенча Рузайкин максим, Абышев Адель, макараов Андрей, Матвеев Богдан, Григорьев Егор, Хашимов Әхмәдулла, Әбрәшитов Сергей, Зиновьев...
  • 24 апрель 2014 - 10:05
    Яшел Үзәндә элек хөкем ителгәннәрне тикшерәләр
    Полициянең участок уполномоченныйлары элек хөкемдә булганнарның яшәү рәвешен тикшереп тора. 2014 елның 3 аенда гына да 554 тикшерү булган. Чикләүләрне бозган өчен 50 кешегә 105 административ беркетмә төзегәннәр. Шушы өч айда элек хөкемдә булганнар кылган җинаятьләр саны 97дән 145кә җитсә, шулай ук көнкүрештә кылынучы законсыз гамәлләр дә 212дән 225кә арткан....
  • 24 апрель 2014 - 09:58
    Яшел Үзәндә митинг
    2014 елның 25 апрелендә 14 сәгатьтә Чернобыль АЭСындагы катастрофаның 28 еллыгына багышланган митинг Мирный микрорайонында сәнәгать мәктәбе янында була.
Реклама