Яшел Үзән

18 апрель 2014 яңалыклары

  • 18 апрель 2014 - 10:22
    Яшел Үзәндә ау сезоны башлана
    2014 нче елның 19 нчы апреленнән 28 нче апреленә кадәр киек кошларны аулау башлана. Бу хакта ТРның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Киек кошларны аулау ТРның аучылык урманнарында рөхсәт ителә. Алар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск,...
    334
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:50
    Яшел Үзәндә игенче кырга чыкты
    Язгы кояш көннәрне җылытса да, чәчүгә керешергә иртәрәк әле. Шулай да кайбер басуларда техника эшләвен күрергә була инде. Бүгенге көндә игенче нинди эшләр майтара икән соң? Шушы сорауга җавап алу максатыннан без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кердек. Соравыбызга җир эшкәртү буенча киңәшче - агроном Шәүкәт Шәрипов җавап бирде....
    279
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:41
    Кырым делегациясе Яшел Үзәндә булып китте
    Узып баручы атнада Яшел Үзәндә Кырым Республикасы делегациясе булып китте. 15 кешедән торган делегация составында, нигездә, Бахчисарай районы хакимияте вәкилләре иде. Кунаклар район белән танышуны Горький исемендәге мәдәният үзәгеннән башлады. Үзәктә, Яшел Үзәннең социаль-икътисадый тормышы турында "Зеленый дол" телевидениесе журналистлары эшләгән документаль фильм карап, предприятиеләр, аерым алганда, Горький исемендәге һәм...
    285
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:16
    Яшел Үзәндә “Парковка” операциясе дәвам итә
    Шәһәр урамнарында теләсә-кайда калдырылган транспорт чаралары гадәттә юл-транспорт ситуациясен сизелерлек катлауландыра. Шуңа күрә мондый очракларда дәүләт автоинспекциясе чара күрергә, ягъни тиешсез урынны биләп торган автотранспортны махсус тукталышка илтеп куярга мөмкин. 12 апрельдә "Парковка" операциясе уздырылып, эвакуатор эшенең сыйфаты тикшерелгән. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Комаров урамы ишегалларыннан, Энгельс урамыннан эвакуатор ярдәмендә...
    280
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:07
    “Бала – төп пассажир” бәйгесенә тавыш бирү туктатылды
    Дуслар! Бәйге тәмам. Катнашучыларга һәм актив тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны телибез. Фото www.bykhov.by
    357
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 05:51
    Ватан өчен рәнҗерлек булмасын иде
    Газета укучыларның барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән алдан ук котлыйм. Бер яктан караганда, хәзерге заманда яшәвебез ал да гөл кебек, югыйсә. Бөтен нәрсәгә ирек бирелгән хәзер, теләсәң ни эшлә. Ни аласың килсә , шул бар хәзер кибетләрдә, базарларда. Әле кибетләре кибет кенәме! "Супер", "гипер", тагын әллә нинди маркетлар,...
    312
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 05:45
    Яшел Үзәндә Коръән укучылар бәйгесе
    Менә Коръән укучыларга да шатлыклы көн якынлаша. 20 апрельдә шәһәр мәдрәсәсендә бәйге оештырыла. Анда район авылларыннан (Олы Ачасыр, Бакырчы, Татар Танае) һәм шәһәр мәктәпләреннән (5нче гимназия, 7 һәм 16нчы мәктәпләр) 3 яшьтән алып XI сыйныфка кадәр укучылар катнаша ала. Аларның саны җитмешкә җитәр дип тора оештыручылар. Катнашучыларны жюри әгъзалары ике...
    304
    0
    0
Реклама