Авылдашларым арасында илгә-көнгә үрнәк итеп куярлык гаиләләр күп. Менә шуларның берсен, аларның гаилә тарихын укучыларыбызга да тәкъдим итәм.
Фәез абый Фәттахов тумыштан ук гарибрәк иде: аякларын өстерәп, бутап, чәлмәштереп йөри иде. Таяксыз һич кенә йөри алмады. Шулай булса да күңеле һәрвакыт күтәренке, сүзгә оста, гармунда уйнап җырларга да бик маһир...