Яшел Үзән

11 апрель 2014 яңалыклары

  • 11 апрель 2014 - 08:51
    Яшел үзәнлеләр Гагарин укуларында катнашты (+фото)
    Исән булса, быел Юрий Гагаринга 80 яшь тулган булыр иде. Аның безнең арабызда булмавына ышанасы килми. Аны белүчеләр өчен ул мәңге яшь булып калды. Ел саен Юрий Гагаринның туган көнендә аның исеме бирелгән шәһәрдә Гагарин укулары була һәм бирегә космонавтлар, галимнәр, конструкторлар, кешенең беренче тапкыр космоска чыгуы белән бәйле һөнәр...
    699
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 08:21
    Егетләргә көч биреп торырга чакырабыз!
    Кадерле милләттәшләребез! 12 апрельдә муниципаль район башлыгы һәм "Яшел Үзән" газетасы призларына традицион милли көрәш турниры була. Әлеге зур чара татар гимназиясендә узачак. Анда район һәм шәһәр спортчыларыннан тыш, якын-тирә район һәм Казан көрәшчеләре дә катнаша. Барыгызны да чын татар көрәшен карарга чакырабыз. Килегез, күрегез, көрәшче егетләребезгә көч биреп торыйк....
    588
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 07:22
    Сабан туе көне билгеле
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы указга кул куйды. Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме - Сабан туен ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12...
    586
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 06:22
    Динә Гарпова сериалда төште
    Динә Гарипова Беренче каналда күрсәтеләчәк " Кураж» сериалында эпизодик роль башкара, дип хәбәр итә "Эфир24". 8 серияле фильм 14 апрельдә - Алла Пугачевага 65 яшь тулган көнне күрсәтелә башлый. Динә монда Мосфильм сәркатибе ролен башкара. "Мин беренче тапкыр кинода төштем, - дип сөйли Динә үзе. - Бу эпизодик роль. Минем...
    625
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 06:04
    Авылда рәхәтме, шәһәрдәме?
    Шәһәрне макта, авылда тор, дигән мәкальне еш искә төшерәм мин. Хәзер үземә киресенчә әйтеп көләм: авылны макта, шәһәрдә тор. Бу болай гына көлү инде үз-үземнән. Элек мин шәһәрдән бик курка идем, шуңа күрә, укуымны тәмамлагач, эшкә дә авылга киттем. Шәһәргә кияүгә чыгарга да курыктым. Шулай булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә барыбер...
    681
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 05:58
    Яшел Үзән районы башлыгы инвалид бала тәрбияләүчеләр белән очрашты
    Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашты. Хәзерге вакытта районда 520 инвалид бала тәрбияләнә. Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән даими аралашып, киңәш-табыш итеп торса да, район башлыгы белән күптән очрашканы юк иде, шуңа күрә айлар-еллар дәвамында...
    688
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 05:51
    Яшел Үзән төбәге авылларында чүп түгү проблемасы бар
    -Авылда чүп контейнерлары аз, шуңа күрә кеше чүпне теләсә кая түгәргә мәҗбүр. Чүп контейнерларын арттырырга мөмкин микән? Һәм чүп түгүгә кагылышлы тагын бер сорау бар. Балаларыбыз Казанда яши, ә авылда пропискада тора. Авылда теркәлгәнгә күрә, чүп-чарын Казанда түксә дә, ЖКХга алар өчен дә акча түләргә мәжбүрбез. Минем кебек, Казанда укучы,...
    668
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 05:47
    Яшел Үзән яшьләре читкә китәргә хыяллана
    Хәзер кече калалардан яшьләрнең китүе зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Сер түгел, яшьләрнең күбесе Казанны сайлый, Мәскәү юлларын таптаучылар һәм чит илләргә агылучылар да шактый. Бу кече шәһәрләрдә халыкның картаюына, интеллектуаль потенциалның кимүенә китерә. Яшьләр миграциясенең сәбәпләрен ачыклау максатыннан чыгып, вуз һәм ССУЗ студентлары арасында...
    555
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 05:43
    Алкоголь инспекциясе җитәкчесе кабул итә
    Агымдагы елның 15 апрелендә көндезге сәгать 10да Васильевоның Свобода урамындагы 1нче йортта урнашкан башкарма комитет бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов бистә халкын видео режимда кабул итә. Җитәкчегә гражданнар алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән бөтен сорауларны бирә алалар. Аерым алганда, алар спиртлы эчемлекләрнең әйләнешенә һәм кулланучылар хокукын...
    546
    0
    0
Реклама