Яшел Үзән

10 апрель 2014 яңалыклары

  • 10 апрель 2014 - 09:22
    Язның үз законнары
    Яз үзенекен итә. Әкренләп, карлар да эреп бетә инде. Халыкка артык мәшәкать тудырмыйча гына, елга-күлләр дә боздан арчылып килә. Елгаларда боз быел, башка еллардагы белән чагыштырганда, иртәрәк китте. - Гөбенә елгасында боз 24еннән 25 мартка каршы китте, - дип сөйли Яшел Үзән МЧС җитәкчесе Вячеслав Долганов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. -...
  • 10 апрель 2014 - 09:19
    Радиомны бернигә дә алмаштырмыйм
    Элек түгел, хәзер булган хәл. Минем бик зур сөенечем булды бит әле. Моннан 30 ел элек күршем Равил алып кайтып биргән радиом сөйләүдән туктады. Өч ай интектем. И рәхәт иде ул радио, хәтта гарәпләрне дә тыңлап була иде. Рамазан аенда, бөтен ихласларын биреп, тәравих укыйлар, әни шуларны бик яратып тыңлый...
  • 10 апрель 2014 - 09:17
    Ходайның рәхмәте яусын
    Туган авыл, туган җир! Һәркемнең иң кадерле, күңеленә иң якын урыны. Авылның һәр урамы, тыкрыгы, чокырына кадәр якын. Монда гына сине үз итәләр, исемеңне атап, якын итеп эндәшәләр. Туган авылның читендәрәк, көнчыгышында яки көньягында синең мәңгелек йортың - зиратың бар. Ул турыда күпләр уйламый да, өлкәннәр генә аны еш искә...
  • 10 апрель 2014 - 09:16
    9 Май җитә, ә эшлисе эшләр күп әле
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар, зиратларны төзекләндерү, реконструкцияләү турында сүз барды. Ветераннарның яшәү шартларын яхшырту шулай ук игътибар үзәгенә алына. Шушы араларда гына 40 ветеранның торак шартлары тикшерелеп, 26сының фатирын төзекләндерергә кирәклеге билгеле булган. Бу очракта күбрәк ялгыз...
  • 10 апрель 2014 - 09:16
    Тукайга багышлап
    Шәһәр һәм район мәктәбе укучылары халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. Быел Тукай укулары, узган еллардан аермалы буларак, ике зонада билгеләп үтелә. Идел аръягы мәктәбе укучылары 22 апрельдә Шигърият бәйрәменә Түбән Урысбага мәктәбенә җыелачак. 23 апрельдә исә бәйрәм Әйшә урта мәктәбе базасында дәвам итәчәк. Укучылар Габдулла...
  • 10 апрель 2014 - 09:15
    Коръән укучылар бәйгесе
    Ислам турындагы белемне арттыру һәм мөхтәсибәтләрнең 2013-2014 елдагы эшенә йомгак ясау максатыннан, 17-18 майда Болгарның Ак мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе һәм викторина узачак. Изге Болгар җирендә республика күләмендәге мондый бәйге тәүге мәртәбә үткәрелә. Викторинада һәм бәйгедә катнашу өчен, Болгарга Яшел Үзәннән барысы 6 укучы барачак.
  • 10 апрель 2014 - 09:13
    Мактаулы исем
    Гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге корреспонденты Шорина Ирина Михайловнага «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Коллегабызны ихластан котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.
  • 10 апрель 2014 - 09:12
    Ашыгыгыз: акча бирәләр!
    Яз җитү үзе бер сөенеч булса, иш янына куш дигәндәй, авыл халкын куандыра торган тагын бер яңалык бар быел. Ниһаять, республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника һәм технология җиһазларын яңарту максатында субсидия бирү мәсьәләсен уңай хәл итте. Субсидия районнарга узган елгы хезмәт нәтиҗәләренә карап бүленде.Яшел Үзән районы хуҗалыкларының күрсәткечләре...
  • 10 апрель 2014 - 06:24
    Яшел Үзәндә берәүнең ярты миллион сумнан артык акчасын урлаганнар
    Казанда яшәүче 47 яшьлек ир Васильеводагы Школьная урамындагы 1нче йортка урнашкан бер кибет янында "Мерседес-Бенц» машинасын нибары 10 минутка калдырып тора. Каракларга машина эчендә калдырылган портфельне урлар өчен шул кыска гына вакыт та җитә. Ә портфельдә 580 000 сум акча, әлеге ир кеше документлары ,"Ipad 3" планшеты була. Зыян суммасы...
Реклама