Яшел Үзән

3 апрель 2014 яңалыклары

  • 3 апрель 2014 - 11:59
    Үткән елларга борылып карагач...
    1955 елның маенда Казанның 4нче техник училищесын тәмамлаганнан соң, безне, электрикларны, көтмәгәндә Трансэлектромонтажның системасына беркетеп, Союзның төрле почмакларына эшкә җибәрделәр. Мин үзем төркемдәшләрем белән Мордовия, Урал, Рязань, Ленинград, Грузиядә булдым һәм шуннан соң Донбасс якларына килеп чыктым. Ачык чырайлы, кунакчыл, шаян, музыкаль халык яши монда. Төп тел - урыс теле....
    507
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 11:56
    Сынауларда сынмадың син, бәхеткә бик лаек син!
    Язмыш дигәннәре нәни Фираяны бер айлык чагыннан ук үз кочагына ала. Авыру әнисенең тәрбия­ли алмаслыгын күреп, аны Баулыдагы ятимнәр йортына бирәләр, бераз үсә төшкәч, Башкортстанның Октябрьск каласындагы балалар йортына күчерәләр. Бишенче класска җиткәч, кызның, бик тә, әнисен күреп-сөйләшеп, аралашасы килә башлый. Әнисенең адресы тәрбиячеләрдә була, күрәмсең, һәм кыз, әнисенә минем...
    488
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 11:54
    Эшләгәндә борчыган мәсьәләләрне чишәргә була
    Яшел Үзән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев эшлекле дүшәмбедә район авылларында үткән җыелышларны йомгаклап чыгыш ясады. 13 гыйнвардан 14 февральгә кадәр райондагы бистә һәм авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Халыктан барлыгы 295 сорау бирелде һәм бу күрсәткеч узган елдан 100 сорауга артыграк. Халык активлашты. Узган елгы сорауларның 80...
    503
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 10:32
    ТР дәүләт хезмәтләре порталында буш яткан җирләр турында хәбәр итәргә була
    Татарстанда яшәүчеләр буш яки файдаланмый торган җир участоклары, һәм шулай ук тиешенчә файдаланмый яки кемнәрдер үзбелдекләре белән файдалана торган участоклар турында хәбәр итә ала. Мондый мөмкинлекне ТР дәүләт хезмәтләре порталының "Халык контроле" системасында барлыкка килгән "Халык инвентаризациясе" бүлеге бирә. Мондый мөмкинлекне файдалану өчен җир участогын, бинаны яки торакның урнашкан урынын...
    590
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 09:50
    Прокуратура Яшел Үзән районы башкарма комитетын судка биргән
    Яшел Үзән прокуратурасы район башкарма комитетын судка биреп, инвалидларны яклау турында закон бозмауны таләп итте, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте. Прокуратура беренче төркем инвалид яши торган Энгельс урамындагы 13нче йортны тикшерде. Биредә инвалид өчен пандус булмавы ачыкланды. Закон буенча җирле үзидарә органнары инвалидларга социаль объектларга, торак йортларга бару...
    581
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 07:11
    Яшел Үзәндә көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән
    Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз Татарстанда көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән. Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты. Белгечләр хәбәр иткәнчә, 2014 нче ел уңышына 271,5 мең га көзге культура чәчелгән булган,...
    492
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 06:25
    Яшел Үзәндә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте
    Яшел Үзәндә Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Ул Татарстанның төньяк-көнбатышы имам-хатиблары белән очрашты, бу районнарда аларның нинди проблемалар белән очрашуын сорашты, эшчәнлеге белән танышты. Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Яшел Үзәндә дини тормышның торышы белән таныштырды, шәһәребездә төзелеп килә торган Җәмигъ мәчете төзелеше турында сөйләде. Мөфтине мәдрәсә эшчәнлеге...
    548
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 05:11
    Яшел Үзәндә мунчада юыну бәясе күтәрелергә тора
    Яшел Үзән мунчаларына билет бәясен 110 сумнан 140 сумга кадәр күтәрергә планлаштыралар. "Экоресурс" МУП директоры Рөстәм Хәлилов, тарифлар түбән булу сәбәпле, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү буенча бурычлар җыелды, дип белдерде. Тарифлар үзгәрү пенсионерларга һәм башка ташламаларга ия булучыларга кагылмый. Яшел Үзән прокуроры Сергей Брынза сүзләренә караганда, әгәр хезмәт хакы белән...
    536
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 04:49
    Рөхсәтсез эшләгәннәр
    2014 елның мартында Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Россия УФМСның Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" федераль закон үтәлешен тикшерде. Районның "Овощевод" хуҗалыгын тикшергәч, шул билгеле булды: биредә ике Үзбәкстан гражданы Россия Федерациясе территориясендә эшләү өчен рөхсәт бирелә торган тиешле документларсыз эшләгән. "Овощевод"...
    513
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 04:25
    Яшел Үзәндә язгы кыр эшләренә әзерлек бара
    Хәзер район хуҗалыклары - "Заволжье" һәм "Авангард" көзге бөртекле культуралар орлыгын сатып алу белән шөгыльләнә. Орлыклык кукуруз мәйданнарын 2401 гектарга кадәр киңәйтү планлаштырыла. Бу югары энергетикалы культурага терлекчелектә ихтыяҗ аеруча зур. Минераль ашламалар белән дәүләт ярдәм итә. Бүгенге көнгә район авыл хуҗалыгы оешмалары 27 млн сумлык дәүләт ярдәме алды, тагын...
    523
    0
    0
Реклама