Яшел Үзән

27 март 2014 яңалыклары

  • 27 март 2014 - 11:47
    Зөя кала-утравында уникаль оркестр чыгышы
    30 мартта Зөя кала-утравында тарих музее залында уникаль Мәскәү оркестры башкаруында Корнелиус Кардьюның "Великое учение" концерты башкарыла. 13 сәгать башлана. Оркестрның уникальлеге шунда: коллектив әгъзаларының яртысыннан күбрәгенең академик музыкаль белеме юк, әмма аларның һәрберсе оркестрның мөһим өлеше булып исәпләнә.
    439
    0
    0
  • 27 март 2014 - 10:41
    “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе эшлекле бара (+фотолар)
    Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үзенең эшен дәва м итә. Безнең 1нче лицей укучылары да бу акциядә актив катнаша. Без Яшел Үзәннең үзәк урамнарында, мәдәният йортлары тирәләрендә татар теле турында халык белән сөйләштек. Шәһәр электр челтәре предприятиесендә эшчеләр белән кызыклы очрашулар уздырылды. Балалар бакчаларында, "Рәхәт" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә...
    452
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:31
    Яшел Үзәндә театр “үлгән” инде
    Бүген Халыкара театр көне. Татарстанда барлык театр сөючеләр шау итә - быел "Тантана" фестиваленең лауреатлары кемнәр булыр икән?! . Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрында узачак тантанада яшел үзәнлеләрнең шактые тамашачы буларак ел саен катнашырга тырыша. Ә Яшел Үзәннең үзендә татар театрлары ни хәлдә? Кызганычка, бу турыда зурдан кубып сөйләшерлегебез юк....
    401
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:18
    Яшел Үзәндә – “Йолдызлык-Созвездие-2014” фестивале
    31 мартта 18 сәгать 30 минутта Горький исемендәге мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2014" республика яшьләр фестиваленең гала-концерты була. Концертта Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районыннан фестивальдә күрсәтелгән иң яхшы номерлары белән иң яхшы, иң талантлы яшь артистлар гына катнашачак.
    516
    0
    0
  • 27 март 2014 - 06:38
    “Бала – төп пассажир!”
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уйлаштык та, янәдән бәйге игълан итәргә булдык. Һәм без аны бу юлы автомобиль белән бәйләргә карар иттек. Ник дигәндә, хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше ашыга... Юлдагы хәвеф-хәтәрләр саны артканнан-арта бара. Иң аянычлысы - балалар зыян күрә - имгәнә, һәлак була. Балалар махсус креслода...
    0
    0
    0
  • 27 март 2014 - 06:28
    Яшел Үзәнне атом белән бәйле проектка ярдәм итәргә чакырдылар
    Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы конструкторлары дөньяда иң зур бозваткыч төзүдә катнашачак, дип яза Бизнес- Online. Яшел Үзән проектчылары на төньяк мега проектта катнашу турында контракт килде. Сүз легендар "Арктика" проекты судноларын алмаштырачак яңа буын бозваткычлары турында бара. Контрактка карасаң, Яшел үзәнлеләргә төп эшләр туры килә. Бюро өчен бу үзенчәлекле имтиханга...
    428
    0
    0
  • 27 март 2014 - 05:10
    Яшел Үзәндә көчле дару саткан шәфкать туташына суд булды
    Яшел Үзән суды бик нык тәэсир итә торган даруларны үзендә саклаган, саткан яшел үзәнлегә карата гаепләүне яклап чыкты. Без аның узган елның 27 декабрендә танышына әлеге даруларны сатканда тотылуы турында хәбәр иткән идек инде. Судта бу кешенең Яшел Үзән психо-неврология диспансерында эшләве билгеле булды, үзенең гаебен тулысынча таныды. Танышына ярдәм...
    417
    0
    0
  • 27 март 2014 - 04:31
    Яшел Үзән заводының иң яхшы инженерларын хөрмәтләү (фоторепортаж)
    Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында зур вакыйга - "Ел инженеры-2013"бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Заводның иң яхшы инженерлары әлеге бәйгедә катнаша һәм елдан-ел зуррак уңышларга ирешә бара. 2013 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең өч белгече "Судостроение һәм машиностроение" номинациясе буенча "Профессиональ инженер" исеменә лаек булды. Ике яшь белгеч...
    495
    0
    0
Реклама