Яшел Үзән

20 март 2014 яңалыклары

  • 20 март 2014 - 10:38
    Яшел Үзән районара почтамтында бердәм квитанцияләр буенча түләүләр кабул ителә башлады
    2014 елның 20 февраленнән Яшел Үзән районы авылларында урнашкан почта бүлекләре бердәм квитанция буенча түләүләрне ала башлады. Моңа кадәр мондый хезмәт күрсәтү туктатылып торган иде. Килешү төзелде, барлык техник проблемалар да көйләнде. 20 февральдән алып 28 февральгә кадәр генә дә барлыгы 145 сумлык 592 данә бердәм квитанция буенча түләүләр кабул...
    646
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:35
    Яшел Үзәндә декларация тапшыручылар саны артуы күзәтелә
    Россия Федерациясе территориясендә табышларны декларацияләү кампаниясе бара. Салым декларациясен агымдагы елның 30 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк. - Соңгы елларда салым декларациясе тапшыручылар санының артуы күзәтелә, - дип сөйли Россия салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясе җитәкчесе Данил Апаев. - 2009 елда районда 2039 декларация бирелсә, 2013 елда аларның 4...
    646
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:10
    Гаиләдә бала шәхесенең нигезе формалаша (+фотолар)
    Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә белем алучы татар балаларының әти-әниләр конференциясе булып узды. Әти-әниләр мәктәпнең татар теле укытучылары белән бергә "Бала тәрбияләүдә нинди кыйбла тотарга?" - дигән сорауларга җавап эзләде. Журналист Әлифел Таразованың "Бала тәрбияләүдә нинди кыйбла тотарга?" дигән язмасының тулы вариантын иртәгә газетабызның 3нче полосасыннан укый аласыз. Түбәндә мәктәптә төпрле...
    622
    0
    0
  • 20 март 2014 - 09:30
    Яшел Үзәндә “Условник” операциясе бара
    17 марттан 24 мартка кадәр җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Условник" (шартлы рәвештә хөкем ителүче) оператив-профилактика операциясе уздыра. Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелә. Хөкем карарын бозучылар булса, аларның материаллары яңадан судка җибәрелә. Тикшерүчеләр алкоголикларны, наркоманнарны, социаль яктан куркыныч психик авыруларны да күздән ычкындырмый. Хокук...
    740
    0
    0
  • 20 март 2014 - 06:35
    Нәүрүз мөбарәкбад!
    21 мартта Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирас музее (каршында (1 Май урамы, 20нче йорт) 12 сәгатьтә Нәүрүз бәйрәме башлана. Концерт программасында төрки халыкларның җырларын ишетә, үзегез дә кушылып җырлый-бии аласыз. Бәйрәм дәвамында, һәр елдагыча, үзбәк пылавыннан авыз итәргә һәм татарча тәмле чәй белән сыйланырга мөмкин. Рәхим итегез!
    668
    0
    0
  • 20 март 2014 - 06:12
    Куркынычсызлык каешын эләктергән югыйсә (+фотолар)
    Кичә Сафоново-Помар юлында 58 яшьлек Звениговода яшәүче ир Шевроле-Нива машинасын каршы якка чыгарып, прицеплы КамАЗга килеп бәрелә. Шундый каты бәрелүдән, КамАЗ әйләнеп китә һәм прицепы белән юлдан баручы БМВ Х5 машинасына килеп бәрелә. Юл һәлакәтендә җәрәхәтләнгән Шеврое-Нива хуҗасы вакыйга булган урында үлә. Куркынычсызлык каешын эләктергән булса да, аны саксызлыгы харап...
    693
    0
    0
  • 20 март 2014 - 06:10
    Яшел Үзәндә “Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!” бөтенроссия акциясенең беренче этабы бара
    Әлеге акция 18 мартта башланып китеп, 28 мартта төгәлләнәчәк. Наркоконтрольнең барлык "кайнар телефоннары" эшли. Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлегенең телефонын тагын бер кат исегезгә төшерәбез:8(84371)5-55-00. Татарстан наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны" 8(843)274-30-30 һәм 273-43-45. Идарәнең сайты http://ufskn.tatar.ru
    607
    0
    0
  • 20 март 2014 - 04:29
    Һәр ел биш миллион сум бүлеп бирелә
    Район халкының күпчелеге авыл җирлегендә яши. Авылларда хуҗалык итүнең кече формалары оештырыла. Шул максатка 67 млн сумга 363 кредит бирелде. Бүгенге көндә районда 10 гаилә фермасы эшли, 6сы оешу стадиясендә. Районда 12 мең шәхси хуҗалык бар, алар карамагында 3,7 мең гектар җир, 3,8 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 1,8...
    637
    0
    0
Реклама