Яшел Үзән

19 март 2014 яңалыклары

  • 19 март 2014 - 10:39
    Яшел Үзән районының Бакырчы авылында Коръән укучылар бәйгесе үтте (+фотолар)
    Бакырчы авылында балалар һәм өлкәннәр өчен "Иман  нуры" укулары уздырылды. Тирә - як авыллардан шактый гына балалар,  имамнар һәм дәрәҗәле дин әһелләре җыелды. Балаларга сораулар биреп  аларның дин өлкәсендә белем дәрәҗәләре тикшерелде, өстәмә дини  мәгълүматлар бирелде. Казанның "Ярдәм" мәчетендә шөгыльләнүче   дөм сукыр ике яшүсмернең керләнгән  күңелләребезне дә тетрәндерерлек итеп Коръән ...
    411
    0
    0
  • 19 март 2014 - 09:57
    Җир – табигый байлык
    Җир караганны һәм саклаганны ярата. Теләсә ничек ыргытылган чүп-чар аның иң беренче дошманы булып тора. Бүген пычраткан җир иртәгәсе көндә безнең үзебездә үк кире чагылыш табарга мөмкин. Шуңа күрә җир законнары яшәп килә һәм аны контрольдә тотучы дәүләт органнары бар. Һәм бу дөрес тә, кирәк тә. -Җир законын бозуның иң...
    410
    0
    0
  • 19 март 2014 - 08:54
    Яшел Үзәндә ел башыннан законсыз тугыз уен салоны ябылган
    Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре көн саен легаль булмаган уен салоннарын ачыклау буенча оператив-эзләнү һәм профилактика чаралары уздыра. Компьютер салоннары җитәкчеләре белән әңгәмәләр дә оштырыла, кисәтелә. Шулай булса да, уен бизнесын оештыручыларны штрафлар да, бернәрсә дә куркытмый. Хәтта җиһазлары конфискацияләнеп тә, үз эшчәнлекләрен аларның туктатасы килми. Менә шулай К.Маркс урамындагы уен...
    328
    0
    0
  • 19 март 2014 - 07:34
    Банк сере
    РФ Гражданнар кодексының банклар, кредит оешмалары клиентларының вкладлары, операцияләре, исәп-хисаплары турында сер сакларга тиешлеген аңлаткан маддәсе бар. -Банк серен ачкан өчен банк оешмалары һәм аларның хезмәткәрләре җавапка тартылалар, - дип сөйли бу уңайдан прокурорның өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. -Мондый хәлгә очраган клиентларның зыянны каплатуны таләп итәргә хокуклары бар. Банк клиентының...
    335
    0
    0
  • 19 март 2014 - 06:55
    Сыерларга ясалма орлыкландыру хезмәте күрсәтелә башлады
    Районның Норлат зонасында урнашкан "Нур" муниципаль унитар предприятиесе халыктан артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен кабул итә. Нигездә сөтне. Шушы көннәрдә әлеге оешма халыкка сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтен дә күрсәтә башлады. Моның өчен предприятие штатына белгеч алынды.
    337
    0
    0
  • 19 март 2014 - 05:51
    Авыл җыеннарына нәтиҗә ясалды
    Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев авыл җирлекләрендә үткән җыеннарга анализ ясады. Ул җыеннарда халыктан хакимияткә 295 сорау кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 100 сорауга күбрәк. Бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең активлыгы арту белән бәйле. Гомумән алганда җыеннар эшлекле атмосферада узган. Фоат Шәмсиев сүзләренә караганда, җыеннарда күтәрелгән сорауларның...
    315
    0
    0
  • 19 март 2014 - 05:01
    Яшел үзәнлене ЮХИДИ штрафы түләмәгән өчен сак астына алдылар
      2014 елның 17 мартында ЮХИДИ хезмәткәрләре  «BMW 525» автомобилен туктаталар. "Барс" приборы ярдәме белән түләнмәгән штрафларын тикшергәннән соң, ЮХИДИның 500 сум штрафы түләнмәве ачыклана. РФ Административ хокук бозулар турында Кодекска ярашлы рәвештә штрафлар 60 көн эчендә түләнергә тиешле югыйсә. Әмма автомобиль йөртүче штрафны вакытында түләмәгән. Егет закон бозуын таный, әмма...
    328
    0
    0
  • 19 март 2014 - 04:30
    РФ составына Кырым Республикасын кабул итү турында килешүгә кул куелды
    16 нчы мартта Кырымда республиканың статусы турында референдум узды Кремльдә РФ һәм Кырым Республикасы арасында РФ составына Кырым Республикасын кабул итү һәм РФ составында яңа субъектлар булдыру турында Килешү имзалау тантанасы булды. Килешүне Россия Президенты Владимир Путин, Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов, Кырым Республикасының Министрлар Советы Рәисе Сергей...
    290
    0
    0
Реклама