Яшел Үзән

17 март 2014 яңалыклары

  • 17 март 2014 - 12:02
    Яшел Үзән юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк
    Дөрес бу әле 15 апрельдән генә гамәлгә керә. Министрлар Кабинетында кабул ителгән документтан күренгәнчә, 2014 елның 15 апреленнән 14 майга кадәр Татарстанның автомобиль юлларында зур йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк. 15 апрельгә кадәр кирәкле товарларны ташып куярга кирәк. Автомобиль юлларына шуңа ярашлы юл билгеләре куелачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм...
    669
    0
    0
  • 17 март 2014 - 10:29
    Яшел Үзәндә ел башыннан алып дүрт кеше янгында һәлак булган
    Ел башыннан Яшел Үзән районында 47 янгын булган, 10 тапкыр яна башлаган. Янгында барлыгы 4 кеше һәлак булган. Сәбәбе, кеше факторы, диләр янгын сүндерүчеләр.
    549
    0
    0
  • 17 март 2014 - 09:56
    Норлат авылында фаҗига
    Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар исемлеге тагын бергә артты. Норлат авылының Советская урамындагы 105нче йортта янгын чыгып, 73 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла. Пенсионер өйдә үзе генә, хатыны кибеткә киткән була. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, ут электр чыбыкларыннан чыккан булырга тиеш. Янгын нәтиҗәсендә өйнең эче тулысы белән янып бетә. Ә йорт...
    576
    0
    0
  • 17 март 2014 - 09:19
    Кырым мөстәкыйль суверен дәүләт дип игълан ителгән
    Ярымутрау аны Россия составына кертүләрен сорый Бүген Кырым Югары советының чираттан тыш пленар утырышында "Кырымның бәйсезлеге турында" карар кабул ителгән. Аның өчен 85 депутат тавыш биргән. "Кырымны мөстәкыйль суверен дәүләт - Кырым Республикасы итеп игълан итәргә, анда Севастополь аерым статуска ия", - дип билгеләнелә документта. Кырым Республикасы башка дәүләтләр белән...
    563
    0
    0
  • 17 март 2014 - 07:21
    Яшел Үзәндә олы югалту
    91нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Яшел Үзән районының мактаулы гражданы Евгений Тиховнин вафат булды. Аның бөтен гомер юлы Яшел Үзән белән, аның да Горький исемендәге заводы белән бәйле. Заводта Евгений Иванович 59 ел эшләде, гади слесарьдан завод директоры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә зур көч куйды,...
    553
    0
    0
  • 17 март 2014 - 06:14
    Яшел Үзәндә  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте (+фотолар)
         Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый  башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен  бетердең исә, халкыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә  бетә.  Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап  калу. Тел өчен көрәш  - милләт ...
    563
    0
    0
  • 17 март 2014 - 04:32
    Яшел Үзәндә язгы ташу эшләренә әзерлек бара
    Яшел Үзәндә язгы ташуга әзерлек көн кадагында. Район террториясендә вакытлы күзәтү челтәре оештырлган. Төп суүлчәгеч пост Горький исемендәге заводка урнаштырылган. Шулай ук Гөбенә елгасы ярына урнашкан авылларда - Татар Танаенда, Рус Әҗәлендә, Зөя буендагы авыл Өтәкәдә , Васильевода ( Идел елгасы, Карасиха күле) гидропостлар бар. Әлеге гидропостлардан мәгүлүмат Яшел Үзән...
    505
    0
    0
  • 17 март 2014 - 04:27
    Яшел Үзән районында язгы чәчүгә әзерләнү өчен акча җитеп бетми
    Татарстанда чәчү техникасының 90 проценты язгы чәчүгә әзер. Шулай булуга карамастан, Яшел Үзән, Чирмешән, Кама Тамагы, Югары Ослан, Арча районнарында тракторларны, чәчү комплексларын ремонтлауга запас частьлар өчен акча таба алмыйлар. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник тәэминат бүлеге җитәкчесе Рафыйкъ Шәкүрев җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 86 процент...
    522
    0
    0
Реклама