Яшел Үзән

7 март 2014 яңалыклары

  • 7 март 2014 - 10:31
    Лилия исемле йолдыз!
    Яшел Үзәнебездә туып-үскән талант ияләренең берсе - көчле һәм кабатланмас тавышлы җыр­чы, шагыйрә һәм композитор Лилия Туманова күптән түгел юбилей концертын уздырды. Лилиянең иҗаты белән кызыксынучылар шулкадәр күп - иҗат кичәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Анда, авторның күңел түреннән ургылып чыккан дәртле җырлары белән беррәттән, аккордеонның алтын тавышлары...
    351
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:17
    Рафис Корбан:«Мин бик җайсыз кеше»
    15нче урта мәктәптә исемнәре бөтен татар дөньясына мәгълүм язучылар, шагыйрьләр, артистлар, кыскасы, иҗат кешеләре белән очрашулар әледән-әле булып тора. - Күптән түгел генә укучылар, яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашып, аның иҗаты белән якыннан танышкан иде, - дип сөйли мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәмзия Әминева. - Укучыларыбыз татар...
    547
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:16
    Субсидия сораучыларның күбесе – пенсионерлар
    Татарстанның дәүләт хезмәтләре сайтында торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең айлык хисабы басылып чыкты. Шәһәр һәм районда 5332 кеше субсидия сораган булса, шуларның 970е - эшкә яраклылар, 601е беркайда да эшләми. Гариза бирүчеләрнең күбесе (2577 кеше) - пенсионерлар.
    333
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:15
    Гаризалар кабул ителә
    Шәһәр мәгариф учреждениеләренә Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча яңа уку елына беренче сыйныфка укырга керергә гаризалар кабул ителә башлады. Һәр баланың яшәү урыны буенча беркетелгән мәктәпкә укырга барырга хокукы бар. 6,5 яшьтән кечерәк һәм 8 яшьтән өлкәнрәк балаларны кабул итү өчен мәгариф идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк.
    368
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:14
    Табибка ордер бирелде
    Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясе көне кысасында Васильевода сәламәтлек саклау министры катнашында медсовет утырышы узды. Яхшы эшләүче медицина хезмәткәрләренә район башлыгының һәм министрлыкның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әмма иң күңеллесе һәм көтелмәгәне муниципалитетның яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан участок табиб-педиатры Светлана Шәрәповага фатирга символик ордер бирүе булды. Район җитәкчелеге...
    352
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:13
    Кулланучылар хокукын яклау чаралары
    15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Быелгысы мобиль элемтәгә бәйле хокукларны яклау девизы астында уздырыла. 4 мартта белгечләр «Табигать байлыклары» предприятиесе территориясендә халык арасында консультация үткәрде. Алдагы көннәрдә базар үзе һәм Васильево икмәк заводы җитештергән продукциягә дегустацияләр дә оештырыла. Ә инде 14 мартта кулланучылар өчен «кайнар линия»...
    287
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:07
    Борчыган мәсьәләдән качмаска, аны хәл итәргә кирәк
    Яшел Үзән районы җитәкчелегенең эш алымын бер җөмлә белән әйткәндә, ул менә шулай яңгырар иде. Сүз дә юк, борчыган мәсьәләләр тормышта чыгып тора. Аларны, вакытында белеп алып, дөрес чара кулланыр өчен, район авылларында халык белән очраша, ел саен Ачык хат көннәре оештырыла, җитәкчеләр халыктан килгән сорауларга җавап бирә, күзгә-күз карап...
    286
    0
    0
  • 7 март 2014 - 10:05
    Гөлинә Саттарова: «Күп нәрсә гаиләдән килә»
    Һәр чәчәкнең үз матурлыгы булган кебек, һәрбер хатын-кыз да үзенчә матур, кабатланмас. Газетабызның бүгенге санын бизәп торучы бу ханым да бер кочак күркәм сыйфатны үзенә туплаган: чибәр, мөлаем, эшлекле, һәрнәрсәгә игътибарлы, һәр сүзен үтемле итеп әйтә белә. Таныгансыздыр, Акъегет мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова ул. Гөлинә ханым җитәкләгән коллектив районда гына...
    316
    0
    0
  • 7 март 2014 - 03:39
    Яшел Үзән ПОЗиСына көндәш табылган
    Кытайның көнкүреш техникасын җитештерүче "Хайер Рус" компаниясе Чаллыда яңа производствога 50 миллион доллар инвестицияләп, көнгә берәр мең суыткыч эшләп чыгарырга планлаштыра. Кытайлылар белән ТР Инвестиция агентлыгы арасында шундый килешүгә кул куелган инде. Татарстанда производство күләме шуның кадәр үк булган бер предприятие уңышлы гына эшләп тора югыйсә, ул - Яшел Үзәннең...
    310
    0
    0
  • 7 март 2014 - 03:36
    Татарстанда "ИТ-чемпион-2014" республика бәйгесе башланып китте
    Бу турыда ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә. Бәйгене ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы ТР Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештыра. Монда укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнаша ала. Укучылар өчен конкурс ике этапта үткәрелә. 15 марттан шәхси кабинетлар ачыла. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүче ноутбуклар белән бүләкләнә....
    308
    0
    0
  • 7 март 2014 - 03:33
    Яшел Үзән мәктәпләре укучыларын һәм студентларны наркотик куллануга тикшерә башлыйлар
    Мәгариф учреждениеләрендә укучыларны массалы төстә тикшерү 2006 елда башланды. Шулай булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр аның кирәкме юкмы икәнлеге турында бәхәсләр бара. Тестированиене яклаучылар наркоманияне иртә стадиядә ачыклау яхшы, дип бара. Бу ысул нәтиҗәле түгел, диючеләр дә юк түгел. Укучылар арасында наркотик кулланучылар бик аз табыла икән.
    287
    0
    0
  • 7 март 2014 - 03:28
    Язның үзе кебек сез - ягымлы, гүзәл һәм җылы
    Кадерле хатын-кызлар! Шәһәр һәм районның барлык ир-егетләре исеменнән һәм шәхсән үземнән язның беренче бәйрәме - 8 Март уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! Нәкъ менә шушы бәйрәм сезнең чын матурлыгыгызны күрергә мөмкинлек бирә. Сез безгә үзебезгә ышаныч арттырасыз, матур эшләргә рухландырасыз, авыр минутларда ярдәмгә ашыгасыз. Сезгә озак елларга җитәрлек нык...
    306
    0
    0
Реклама